Хәзер кайбер авылларда да Озон яки Вайлдберис бар икән. Сезнең авылда бармы әле? Әллә интегеп район үзәгенә йөрисезме?
👍13🔥2
Худи, свитшот, лонгслив йә бомберыгыз тузса, ташламагыз. Бакчада кияргә әйбәт ул.
😁28🔥3👍2❤1
Балык Бистәсе районында Юлсубино авылын беләсез бит? Балтач дип тә йөртәләр аны. Тарихта казынганнан соң Юлсаба дигән атамасы да чыкты. Шушы авыл турында бик матур китап дөнья күрде. Күмәк хезмәт бу. Алдан ук 12 кеше җыелып, эшләрне бүлешкәннәр. Алга таба бер-берсен куәтләп, тиешле срокларга “куалап” эшләгәннәр. Иң алгы сафта – Нәзирә Гыйззәтуллина, Нурулла Гариф һәм Нияз Шәйдуллин. Нәзирә ханымның хәләл җефете, шушы авыл кияве Линар Ринат улы исә иганәче ярдәме күрсәткән. Шулай ук балтачлылар Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимовага да финанс булышлыгы өчен зур рәхмәтле. Китапта тарих та бар, бүгенге көн дә. Һәр йорт турында аерым-аерым мәгълүмат бирелә: адресы, фотосы, кем яши, кем яшәгән, тамырлары, чыбык очлары, горурлыклары.
Ә сезнең авылның китабы бармы? Кайсы район һәм кайсы авыл әле сезнең?Кем кызы син?
Ә сезнең авылның китабы бармы? Кайсы район һәм кайсы авыл әле сезнең?
👍20
Бездә мода бик аяусыз. Бер керсә, бөтен кеше бертөрле киенеп йөри башлый.
Моннан 20 ел элек персиковый ирләр күлмәге модага кергән иде. Шул елларда бер туйда булдым. Бөтен килгән кунак ир-ат шәфталунский күлмәктән утыра!
Ә ромбиклы свитерларны хәтерлисезме? 17 ел элек "Матбугат.ру" сайтында менә нәрсә язган булганбыз. Ул чак шактый бәхәс куптарды ул (кайбер динозаврлар, бәлки, хәтерлидер):
https://matbugat.ru/news/?id=242
Моннан 20 ел элек персиковый ирләр күлмәге модага кергән иде. Шул елларда бер туйда булдым. Бөтен килгән кунак ир-ат шәфталунский күлмәктән утыра!
Ә ромбиклы свитерларны хәтерлисезме? 17 ел элек "Матбугат.ру" сайтында менә нәрсә язган булганбыз. Ул чак шактый бәхәс куптарды ул (кайбер динозаврлар, бәлки, хәтерлидер):
https://matbugat.ru/news/?id=242
matbugat.ru
ИНКУБАТОР ЧЕБЕШЛӘРЕ | Матбугат.ру
Хәзерге яшьләр либераль карашлы дибез, үз сүзле, үз фикерле буын үсеп килә дип мактанабыз. Ә төптән уйлап карасаң, бу сүзләр дөреслеккә туры килә микән соң? Әйтик, моданы гына алыйк. Теге яки бу свитер, чалбар, кроссовки модага керә икән - бөтен яшьләр шуны…
😁13👍8❤2🔥2
Нинди шундый мода соң бу татар спектакльләре атамаларында инглиз сүзләрен боргаландыру?
«Мәхәббәт FM»
«Матур Сity»
«Lady Газраил»
«Башмагым JAZZ»
«Суперкияү»
«Өйләнәм.tat»
«Мәхәббәт FM»
«Матур Сity»
«Lady Газраил»
«Башмагым JAZZ»
«Суперкияү»
«Өйләнәм.tat»
😁11👍7