Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
ШРИНКФЛЯЦИЯ

Кечерәя шешәләр,
Тартмалар,
Каплар,
Кешеләр,
Антлар.
Дуслар, туганнар
Ел саен әзәя.
Үз эшен эшли
Коточкыч бәя -
Котсыз исемле
Шринкфляция!

©Булат Ибраһим
🔥18👍8🤔21
- Кайсы районнан син?
- Фәлән районнан.
- Әә, алайса аңлашылды.
👍11😁3
Быел бәрәңге утыртмыйм, газон гына чәчәм
🔥19😁12
Бүген Тукай вафат булган көн. Белик. Хәтерлик. Бу фотоның тарихы нинди әле?
😢3913🙏10👍6
Хәзер кайбер авылларда да Озон яки Вайлдберис бар икән. Сезнең авылда бармы әле? Әллә интегеп район үзәгенә йөрисезме?
👍13🔥2
Дубайда Сабантуй узган диләр. Быел чәчү иртәрәк беткән мәллә?
😁294🔥1
Татар дигән сүз дә бераз төсмерләнә кебек
😁27🤔8👍2
Худи, свитшот, лонгслив йә бомберыгыз тузса, ташламагыз. Бакчада кияргә әйбәт ул.
😁28🔥3👍21
Балык Бистәсе районында Юлсубино авылын беләсез бит? Балтач дип тә йөртәләр аны. Тарихта казынганнан соң Юлсаба дигән атамасы да чыкты. Шушы авыл турында бик матур китап дөнья күрде. Күмәк хезмәт бу. Алдан ук 12 кеше җыелып, эшләрне бүлешкәннәр. Алга таба бер-берсен куәтләп, тиешле срокларга “куалап” эшләгәннәр. Иң алгы сафта – Нәзирә Гыйззәтуллина, Нурулла Гариф һәм Нияз Шәйдуллин. Нәзирә ханымның хәләл җефете, шушы авыл кияве Линар Ринат улы исә иганәче ярдәме күрсәткән. Шулай ук балтачлылар Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимовага да финанс булышлыгы өчен зур рәхмәтле. Китапта тарих та бар, бүгенге көн дә. Һәр йорт турында аерым-аерым мәгълүмат бирелә: адресы, фотосы, кем яши, кем яшәгән, тамырлары, чыбык очлары, горурлыклары.

Ә сезнең авылның китабы бармы? Кайсы район һәм кайсы авыл әле сезнең? Кем кызы син?
👍20
Всё! Киң балаклы джинсы чалбарга мода бетте! Бүтән кимәгез.
😁28
Бездә мода бик аяусыз. Бер керсә, бөтен кеше бертөрле киенеп йөри башлый.

Моннан 20 ел элек персиковый ирләр күлмәге модага кергән иде. Шул елларда бер туйда булдым. Бөтен килгән кунак ир-ат шәфталунский күлмәктән утыра!

Ә ромбиклы свитерларны хәтерлисезме? 17 ел элек "Матбугат.ру" сайтында менә нәрсә язган булганбыз. Ул чак шактый бәхәс куптарды ул (кайбер динозаврлар, бәлки, хәтерлидер):

https://matbugat.ru/news/?id=242
😁13👍82🔥2
Көлчә говоришь?
👍13🔥1
Тиздән ТНВ каналы "Кеше китә - җыры кала" сериалын күрсәтә башлый. Барысы 22 серия булачак ди. Бүген шуның беренчесен "Мир" кинотеатрында тәкъдир иттеләр. Карала торган кино булырга охшаган.
19🔥8👍7
Биектауда кояш бата. Ә, юк, байый.
27👍4
Тарих дигән исем ишеттем бүген. Кеше исеме.
🤔17🔥2
Язын Казан урамнарын шулай патрульлый башладылар
👍8🔥1