Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Сезнең өйдә дә матча бардыр
14👍7
Бер танышым сөйли. Хезмәт хакым бик аз ди. Пересадка белән барасы ди. Фәлән сум обед ашарга китә ди. Айга 1-2 тапкыр штрафовать итәләр ди. Постоянно кемдер үлә яки туа, кемнеңдер туган көненә акча җыешабыз ди. Хезмәт хакымнан берни калмый ди. Сезнең эшегез андый түгелдер бит?
👍12
Мин бензин салган җирдә татар апасы эшли. Без аның белән гел татарча гына сөйләшәбез:
- Беренче колонка, 92 бензин.
- Пистолетыгыз бензобактамы?
- Әйе.
- Заправка приложенисы бармы?
- Бар. Менә кюар-код.
- Балларны списать итәргәме?
😁33👍10🔥1
Представляетемы, фламинго үз туган ягында матур гына яшәп ята һәм Казанга килгәч кенә үзенең каз икәнен белә ((
😁66👍1🔥1
Бездә Казанда бу сезонда ирләр дә, хатыннар да кииң балаклы джинсы чалбар киеп йөри. Шундый инсайдерская информация сезгә. Белми калмагыз. Модадан калышмгыз. Алдан әйтмәсәк, киләсе елга гына барып җитәчәк бит.
🔥11👍3😁3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Легендар номер көтелмәгәнрәк форматта)
👍25😁2
Беркөнне базарга чыктым. Бер әйбер алдым. Әйтмим нәрсә икәнен. Сатучы әйтә: "Пакетыгыз бармы?" - ди. "Юк", - дим. "Хатын-кызларда һәрвакыт пакет була, ирләрдә беркайчан булмый", - ди. Менә тагын бер аерма ир белән хатыннар арасында. Язып куегыз.
😁32🔥3
Кемдер җибәрде, хәтерләмим инде:

Гомерләр үза икән
Киемнәр туза икән.
Кием тузса тузсын иде
Ник гомер үза икән???

Бүләк итеп биреп булмый,
Кешедән сорап булмый.
Гомеркәем узасың дип
Кычкырып елап булмый.

Еласаң да, җырласаң да
Үза, бездән сорамый.
Аллаһ язган язмышларны
Үзгәртергә ярамый...

Узасың гомер, узасың
Сызландырып куңелне.
Эх, тагын бер үтәр идем
Артта калган гомерне...

Матур җирләрендә бераз
Туктап та торыр идем.
Мөмкин булса сәгать телен
Кирегә борыр идем...

Сәгать чаба, эше шул бит.
Кояш әйләнә бик тиз.
Әллә шуңа гомеркәйнең
Узганын да сизмибез.

Бик аз гына гомерләрнең
Кадерен белдек микән?
Әллә дөнья көтәбез дип
Уйламый йөрдек микән???

Теге кирәк, бу кирәк дип
Чаптык та чаптык инде.
Шулай гомернең узганын
Сизми дә калдык инде.....

Бер уйласаң гомеркәйне
Бииик озак уздым инде.
Шуның өчен, Раббым, Сиңа
Мең рәхмәт димен инде....

Калган алдагы гомерне,
Ииии, имин итсәң иде.
Гөнаһларымны ярлыкап
Оҗмахка кертсәң иде!!!

Тормыш көткәч, бер гөнаһсыз
Кеше юк ул дөньяда.
Ярлыка дип бер Аллаһтан
Сорарга гына кала.
👍477
ШРИНКФЛЯЦИЯ

Кечерәя шешәләр,
Тартмалар,
Каплар,
Кешеләр,
Антлар.
Дуслар, туганнар
Ел саен әзәя.
Үз эшен эшли
Коточкыч бәя -
Котсыз исемле
Шринкфляция!

©Булат Ибраһим
🔥18👍8🤔21
- Кайсы районнан син?
- Фәлән районнан.
- Әә, алайса аңлашылды.
👍11😁3
Быел бәрәңге утыртмыйм, газон гына чәчәм
🔥19😁12
Бүген Тукай вафат булган көн. Белик. Хәтерлик. Бу фотоның тарихы нинди әле?
😢3913🙏10👍6
Хәзер кайбер авылларда да Озон яки Вайлдберис бар икән. Сезнең авылда бармы әле? Әллә интегеп район үзәгенә йөрисезме?
👍13🔥2
Дубайда Сабантуй узган диләр. Быел чәчү иртәрәк беткән мәллә?
😁294🔥1
Татар дигән сүз дә бераз төсмерләнә кебек
😁27🤔8👍2
Худи, свитшот, лонгслив йә бомберыгыз тузса, ташламагыз. Бакчада кияргә әйбәт ул.
😁28🔥3👍21
Балык Бистәсе районында Юлсубино авылын беләсез бит? Балтач дип тә йөртәләр аны. Тарихта казынганнан соң Юлсаба дигән атамасы да чыкты. Шушы авыл турында бик матур китап дөнья күрде. Күмәк хезмәт бу. Алдан ук 12 кеше җыелып, эшләрне бүлешкәннәр. Алга таба бер-берсен куәтләп, тиешле срокларга “куалап” эшләгәннәр. Иң алгы сафта – Нәзирә Гыйззәтуллина, Нурулла Гариф һәм Нияз Шәйдуллин. Нәзирә ханымның хәләл җефете, шушы авыл кияве Линар Ринат улы исә иганәче ярдәме күрсәткән. Шулай ук балтачлылар Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимовага да финанс булышлыгы өчен зур рәхмәтле. Китапта тарих та бар, бүгенге көн дә. Һәр йорт турында аерым-аерым мәгълүмат бирелә: адресы, фотосы, кем яши, кем яшәгән, тамырлары, чыбык очлары, горурлыклары.

Ә сезнең авылның китабы бармы? Кайсы район һәм кайсы авыл әле сезнең? Кем кызы син?
👍20