Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Татар матбугатында бүген тагын бер югалту. «Шәһри Чаллы» газетасында, «Аргамак», «Мәйдан» журналларында, «КАМАЗ» газета-китап нәшриятында эшләгән хезмәттәшебез Рәис Шаһи вафат. Күпләр аны сканворд һәм кроссвордлар төзүче буларак та беләләр иде. Урыны җәннәттә булсын!
😢23🙏6
Бер программист танышым әйтә, элек төннәрен код яза идем ди. Яшь барган саен төнлә эшләү авырлаша ди. Төнлә эшләсәм, икенче көнне мин кеше түгел ди.

Икенче танышым заводта "сутки через трое" эшли. Ул да зарлана башлады. Яшь барган саен мондый режим авыр икәнен аңлыйсың ди.

Ә сезнең арада, хөрмәтле вә гыйззәтле укучыларыбыз, төнлә эшләүчеләр бармы? Ничекләр түзәсез?
🤔4👍2
Яхшы яңалыкларыбыз да бар. Фәридә Тәхфәтуллинага бүген 45 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
67👍14
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Социаль челтәренә бер кересәң - ул психолог, икенче керәсең - ул нутрицолог, өченче керәсең - ул нумеролог, обновить итәсең - ул сетевик йә коуч. Күтәреп эшли торган эшең нинди соң синең дип сорыйсы килә.
😁35👍12
Кеше көненә фәлән чакрым җәяү йөрергә тиеш, ди медиклар. Бүген җәяү йөрү бөтенләй юк бит инде. Район үзәгендәге бер мәктәп укытучысы әйтә, элек бөтен бала укырга җәяү килә иде ди. Хәзер машина белән китерәләр ди. Хотя бы сез җәяү йөрисезме, хөрмәтле вә гыйззәтле укучыларыбыз? Көненә ничә метр?
👍10
Намаз укыганда тәнегез генә намаз хәрәкәтендә булмасын. Җаныгыз да намаз укысын. Игътибарыгызны очып барган чебенгә юнәлтеп, ул кая кунар икән дип уйлап намаз укысагаз, намазыгыз кабул булырмы?

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
25
Кызыыымка
👍11
Кайбер шигырьләр үзләре үк җырлап тора, име? Көе дә юк сыман, ә шигырь җырлый. Кайсы шигырьләр, мәсәлән? Шундый яраткан шигырегез бармы?
👍5
Татарча интервью алучыларга мөрәҗәгать итәсе килә. Интервьюларыгызны "Ничек хәлләрегез?" дип башламагыз әле. Андый сорау булмый бит инде интервьюда.
😁15👍4🔥4
Бер нутрициолог әйтә. Яңа сауган сыер сөтен бөтенләй эчәргә ярамый ди. Анда төрле авыру, кирәкле-кирәкмәс бактерияләр булырга мөмкин ди. Кибет сөтен генә эчәргә ярый ди, бары тик пастеризованныйны! Нүжәли шулай? Сез бу турыда ни уйлыйсыз, парной сөт эчеп үскән укучыларыбыз?
🤔15👍6
Сезнең өйдә дә матча бардыр
14👍7
Бер танышым сөйли. Хезмәт хакым бик аз ди. Пересадка белән барасы ди. Фәлән сум обед ашарга китә ди. Айга 1-2 тапкыр штрафовать итәләр ди. Постоянно кемдер үлә яки туа, кемнеңдер туган көненә акча җыешабыз ди. Хезмәт хакымнан берни калмый ди. Сезнең эшегез андый түгелдер бит?
👍12
Мин бензин салган җирдә татар апасы эшли. Без аның белән гел татарча гына сөйләшәбез:
- Беренче колонка, 92 бензин.
- Пистолетыгыз бензобактамы?
- Әйе.
- Заправка приложенисы бармы?
- Бар. Менә кюар-код.
- Балларны списать итәргәме?
😁33👍10🔥1
Представляетемы, фламинго үз туган ягында матур гына яшәп ята һәм Казанга килгәч кенә үзенең каз икәнен белә ((
😁66👍1🔥1
Бездә Казанда бу сезонда ирләр дә, хатыннар да кииң балаклы джинсы чалбар киеп йөри. Шундый инсайдерская информация сезгә. Белми калмагыз. Модадан калышмгыз. Алдан әйтмәсәк, киләсе елга гына барып җитәчәк бит.
🔥11👍3😁3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Легендар номер көтелмәгәнрәк форматта)
👍25😁2
Беркөнне базарга чыктым. Бер әйбер алдым. Әйтмим нәрсә икәнен. Сатучы әйтә: "Пакетыгыз бармы?" - ди. "Юк", - дим. "Хатын-кызларда һәрвакыт пакет була, ирләрдә беркайчан булмый", - ди. Менә тагын бер аерма ир белән хатыннар арасында. Язып куегыз.
😁32🔥3