Танышым әйтә, соңгы вакыт сизәм ди, байлар һәм ярлылар арасында аерма зурая бара ди. Байлар байый, ярлылар ярлылана ди. Нүжәл шулай?
Казанда зәңгәрсу төстә бер "Запорожец" йөри. Руле артында ак сакаллы бер бабай. Ничек бүгенге көнгә кадәр саклый алды икән? Сездә дә булгандыр әле "Запорожец" теге елларда? Сагынасызмы ул вакытларны? Туктап-туктап двигателен суыта идегезме?
👍2
Без аерылган ир һәм хатын талашулары турында хайп-контентлар элеп тормабыз инде, аларын башка ресурслардан гына укырсыз)
👍27🔥1
Радик Фәрхуллин белән хушлашу бүген ТНВ бинасында узачак (Ш.Усманов ур, 9 йорт). Төгәл вакыты юк (кайбер оештыру эшләренә бәйле). Якынча 11.00 булыр, диделәр ТНВда.
Рәсми хәбәр: 13:00 булачак
Рәсми хәбәр: 13:00 булачак
Рәсми хәбәр:
Радик Фәрхуллинны соңгы юлга озату бүген ТНВда 13.00 сәгатьтә булачак.
Радик Фәрхуллинны соңгы юлга озату бүген ТНВда 13.00 сәгатьтә булачак.
Бер программист танышым әйтә, элек төннәрен код яза идем ди. Яшь барган саен төнлә эшләү авырлаша ди. Төнлә эшләсәм, икенче көнне мин кеше түгел ди.
Икенче танышым заводта "сутки через трое" эшли. Ул да зарлана башлады. Яшь барган саен мондый режим авыр икәнен аңлыйсың ди.
Ә сезнең арада, хөрмәтле вә гыйззәтле укучыларыбыз, төнлә эшләүчеләр бармы? Ничекләр түзәсез?
Икенче танышым заводта "сутки через трое" эшли. Ул да зарлана башлады. Яшь барган саен мондый режим авыр икәнен аңлыйсың ди.
Ә сезнең арада, хөрмәтле вә гыйззәтле укучыларыбыз, төнлә эшләүчеләр бармы? Ничекләр түзәсез?
🤔4👍2
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Социаль челтәренә бер кересәң - ул психолог, икенче керәсең - ул нутрицолог, өченче керәсең - ул нумеролог, обновить итәсең - ул сетевик йә коуч. Күтәреп эшли торган эшең нинди соң синең дип сорыйсы килә.
😁35👍12
Кеше көненә фәлән чакрым җәяү йөрергә тиеш, ди медиклар. Бүген җәяү йөрү бөтенләй юк бит инде. Район үзәгендәге бер мәктәп укытучысы әйтә, элек бөтен бала укырга җәяү килә иде ди. Хәзер машина белән китерәләр ди. Хотя бы сез җәяү йөрисезме, хөрмәтле вә гыйззәтле укучыларыбыз? Көненә ничә метр?
👍10
Намаз укыганда тәнегез генә намаз хәрәкәтендә булмасын. Җаныгыз да намаз укысын. Игътибарыгызны очып барган чебенгә юнәлтеп, ул кая кунар икән дип уйлап намаз укысагаз, намазыгыз кабул булырмы?
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
❤25
Кайбер шигырьләр үзләре үк җырлап тора, име? Көе дә юк сыман, ә шигырь җырлый. Кайсы шигырьләр, мәсәлән? Шундый яраткан шигырегез бармы?
👍5