Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Башкортстанда татар телен укыткан танылган фән эшлеклесе, укытучы, журналист Бәйнә Сәлимгәрәева вафат. Бүген җирлиләр.

Озату урыны:
Уфа, Рабкоров урамы, 2;
33 нче фатир.
14:00 сәг.

Бәйнә Салихҗан кызының урыны җәннәттә булсын 🤲
🙏172👍1
Танышым әйтә, соңгы вакыт сизәм ди, байлар һәм ярлылар арасында аерма зурая бара ди. Байлар байый, ярлылар ярлылана ди. Нүжәл шулай?
Сез авылда ташкабакның бигрәк кадерен белмисез, бушка өләшәсез. Бездә шәһәрдә аңа кадер-хөрмәт.
😁39👍3
Сыер сөте дә ярап тора миңа
😁16🤔10
Укучыбыз җибәрде
😁48👍2🔥1
Казанда зәңгәрсу төстә бер "Запорожец" йөри. Руле артында ак сакаллы бер бабай. Ничек бүгенге көнгә кадәр саклый алды икән? Сездә дә булгандыр әле "Запорожец" теге елларда? Сагынасызмы ул вакытларны? Туктап-туктап двигателен суыта идегезме?
👍2
Әйтәм, бит сез анда авылда яшелчә кадерен белмисез. Бәрәңге согы ясап сатарга да башыгызга килми.
😁31👍10🤔43
Без аерылган ир һәм хатын талашулары турында хайп-контентлар элеп тормабыз инде, аларын башка ресурслардан гына укырсыз)
👍27🔥1
Кайгылы хәбәр (((
ТНВ каналы журналисты Радик Фәрхуллин вафат.
Элек Яңалыклар алып бара иде. Начар авыру белән көрәште. Якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
😢55🙏11
Радик Фәрхуллин белән хушлашу бүген ТНВ бинасында узачак (Ш.Усманов ур, 9 йорт). Төгәл вакыты юк (кайбер оештыру эшләренә бәйле). Якынча 11.00 булыр, диделәр ТНВда.

Рәсми хәбәр: 13:00 булачак
Рәсми хәбәр:
Радик Фәрхуллинны соңгы юлга озату бүген ТНВда 13.00 сәгатьтә булачак.
Татар матбугатында бүген тагын бер югалту. «Шәһри Чаллы» газетасында, «Аргамак», «Мәйдан» журналларында, «КАМАЗ» газета-китап нәшриятында эшләгән хезмәттәшебез Рәис Шаһи вафат. Күпләр аны сканворд һәм кроссвордлар төзүче буларак та беләләр иде. Урыны җәннәттә булсын!
😢23🙏6
Бер программист танышым әйтә, элек төннәрен код яза идем ди. Яшь барган саен төнлә эшләү авырлаша ди. Төнлә эшләсәм, икенче көнне мин кеше түгел ди.

Икенче танышым заводта "сутки через трое" эшли. Ул да зарлана башлады. Яшь барган саен мондый режим авыр икәнен аңлыйсың ди.

Ә сезнең арада, хөрмәтле вә гыйззәтле укучыларыбыз, төнлә эшләүчеләр бармы? Ничекләр түзәсез?
🤔4👍2
Яхшы яңалыкларыбыз да бар. Фәридә Тәхфәтуллинага бүген 45 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
67👍14
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Социаль челтәренә бер кересәң - ул психолог, икенче керәсең - ул нутрицолог, өченче керәсең - ул нумеролог, обновить итәсең - ул сетевик йә коуч. Күтәреп эшли торган эшең нинди соң синең дип сорыйсы килә.
😁35👍12
Кеше көненә фәлән чакрым җәяү йөрергә тиеш, ди медиклар. Бүген җәяү йөрү бөтенләй юк бит инде. Район үзәгендәге бер мәктәп укытучысы әйтә, элек бөтен бала укырга җәяү килә иде ди. Хәзер машина белән китерәләр ди. Хотя бы сез җәяү йөрисезме, хөрмәтле вә гыйззәтле укучыларыбыз? Көненә ничә метр?
👍10
Намаз укыганда тәнегез генә намаз хәрәкәтендә булмасын. Җаныгыз да намаз укысын. Игътибарыгызны очып барган чебенгә юнәлтеп, ул кая кунар икән дип уйлап намаз укысагаз, намазыгыз кабул булырмы?

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән
25