Молодые люди дип егетләргә генә эндәшәләр, кызларга эндәшмиләр. Сезгә обидно түгелме, кызлар?
👍2
Элегрәк заманда булган хәл. Бер авылга телевидение килә. Бик матур итеп төшереп китәләр. Соңыннан председатель бик борчыла, глава башка сугачак ди. Ник суксын, матур төшерделәр бит, диләр моңа. Ә ул аңа карамый, любой раскладта башка сугачак ди.
Сезнең җитәкчегез андый түгелдер бит? Начар эшләсәгез дә, яхшы эшләсәгез дә башка сукмыйдыр бит?
Сезнең җитәкчегез андый түгелдер бит? Начар эшләсәгез дә, яхшы эшләсәгез дә башка сукмыйдыр бит?
😁9👍4🤔4
Теркәлү узмаган блогерларның язмаларын репостлаган өчен штраф кертмәкчеләр (10 мең язылучысы булган блогер Роскомнадзорда теркәлү узарга тиеш). Штраф ничә сум булыр, әлегә билгесез. Шундый хәлләр.
👍6
Бүген продюсерлар туган көн. Рөстәм Сәрвәров, Миләүшә Айтуганова, Илфак Шиһапов. Жәл, Рифат Фәттахов бүген тумаган.
Илфак Шиһаповка бүген 57 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.
Илфак Шиһаповка бүген 57 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.
❤18👍3
Бер танышым әйтә, хәзер югары белем алуның бөтенләй кирәге юк ди. Хәзер югары белеме булмаганнар, кул белән эшләүчеләр, һөнәрчеләр күбрәк хезмәт хакы ала ди. Ә югары белемлеләр (укытучы, фән эшлеклесе, журналист, хәтта табиб һ.б.) әз акча ала ди. Югары белемлеләр арасында бик әз һөнәрләр генә әйбәт акча эшли ди. Нүжәли шулай?
👍17❤1
Кичә бер хоккейчыдан интервью алалар, "выиграем, Инша Аллаһ" ди. Икенче хоккейчыдан интервью алалар, "все будет хорошо, Алла бирса" ди. Ә сез әле кайчан гына татар спортчылары юк дип зарлана идегез)
❤33👍5
Моданы белүче бер танышым сөйли. Мәскәүдә хәзер нечкә борын ясату модада ди. Утончённый шундый. Бәрәңге борынны да чыпчык томшыгы хәтле гынә итеп бирәләр ди. Белми калмагыз дим инде. Тормыштан артта калмагыз. Ә вдруг ясатасыгыз килер. Хәзер түгел инде, көзгә, бакча эшләре беткәч.
😁42👍4🤔2
Казанда бер таныш әби Гульнарка, Гульнарка дип кемдер турында сөйли. Соңыннан гына билгеле булды, подружкасы икән. 80 яшьлек Гульнарка. Мин белгән бөтен Гөлнаралар яшьрәк. Ул әбигә Гөлнара исеме каян килгән? 🤷🏻♀️
😁26