Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
"Ак барс" фанаты була башладыгызмы әле?
15
Галия Гайнетдинова афоризмнары:

Алга бар, артка әйләнеп карарга онытма.

Күңелең изгелек өләшсә, көткәнең игелек булыр.

Үзең сөя белмәсәң, сөю өмет итмә.

Бөек булам дип биеккә менмә, егылып төшәрсең.

Кешеләр кайгы кичергәндә бәйрәм ясама.

Нәселең адашмасын дисәң, яхшы эз калдыр.

Иманлы гаиләдә иманлылар үсә.

Туганың бәласенә күз йомма, ул – уртак бәла.

Кылган гамәлеңне яхшы булса, онытмыйлар. Начар булса да онытырлар дип уйлама.

Кечкенә әйбердән дә бәхетле була бел, чөнки кемдәдер анысы да юк.

Серле бул, керле булма.

Сүзеңне акыл бизмәнендә үлчә.

Күлмәгеңә тап төшсә дә, вөҗданыңа тап төшмәсен.

Атның дилбегәсен тота белгән тормыш дилбегәсен дә оста тотар.

Җиңүгә ирешәсең килә икән, башта үзеңне җиңәргә өйрән.

Дәвамы: https://matbugat.ru/news/?id=47101
👍33
Сыерчыклар кайттымы соң әле? Сезнең сыерчык оясына ояладылармы?
10👍7
Мин сине беләм ич, кем әле син рубрикасы. Ничә кешене таныдыгыз?
👍11
😍7 май Татнефть Аренага кил, Фирдус Тямаевтан бүләк ал!

7 май көнне Татнефть Аренада РАДИО КӨНЕ уңаеннан эксклюзив БҮЛӘК уйнатабыз

Концертта катнашучы йолдызларның автографлары белән джерси бүләк итәбез!

Катнашу шартлары безнең ВКонтакте төркемендә 🫶
👎7👍3🔥2
Олырак яшьтәге бер танышым әйтә. Малай бик кыйммәтле кул сәгате сатып алган ди. Ник акча әрәм итәсең дип сорагач, заказчиклар янына барганда шундый кыйммәтле сәгать булырга тиеш дигән. Күрдегезме, нинди расхутлы эшләр бар. Ә сез үз эшегездән зарланасыз.
🤔19😁14👍2
Зиннур Хөснияр гаиләсендә шатлык:

https://matbugat.ru/news/?id=47129
Молодые люди дип егетләргә генә эндәшәләр, кызларга эндәшмиләр. Сезгә обидно түгелме, кызлар?
👍2
Бүген кем отачак?
Anonymous Poll
35%
Автомобилист
65%
Ак барс
Безнең авыл сарыклары шушындый чүәк кия. Ә сезнеке?

Ди укучыбыз
😁34🤔16
Айдар Галимовның әнисе вафат. Тирән кайгыларын уртаклашабыз.
🙏2418😢6👍1
Элегрәк заманда булган хәл. Бер авылга телевидение килә. Бик матур итеп төшереп китәләр. Соңыннан председатель бик борчыла, глава башка сугачак ди. Ник суксын, матур төшерделәр бит, диләр моңа. Ә ул аңа карамый, любой раскладта башка сугачак ди.

Сезнең җитәкчегез андый түгелдер бит? Начар эшләсәгез дә, яхшы эшләсәгез дә башка сукмыйдыр бит?
😁9👍4🤔4
Теркәлү узмаган блогерларның язмаларын репостлаган өчен штраф кертмәкчеләр (10 мең язылучысы булган блогер Роскомнадзорда теркәлү узарга тиеш). Штраф ничә сум булыр, әлегә билгесез. Шундый хәлләр.
👍6
Ә сезнең бардачокта бу арада нинди китап йөри?
👍1
Бүген продюсерлар туган көн. Рөстәм Сәрвәров, Миләүшә Айтуганова, Илфак Шиһапов. Жәл, Рифат Фәттахов бүген тумаган.

Илфак Шиһаповка бүген 57 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.
18👍3
Сездә авылда юк әле бу
23
Әлегә 4:0
8👍1😁1