Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Уважаемые знатоки, внимание вопрос: Сыерчык бураны кайчан була да, Карга бураны кайчан була? Әле генә җил исеп китте, ул нәрсә бураны иде?
🤔12😁4👍1
Сау бул, Рамазан!
35😢18🙏16
Бүген май сатып алдым. Брусогы белән. Теге районныкын инде, иң яхшысын. "Очень хорошее масло, вам серединка попалась", - диде сатучы. Бәттәч, мин моңарчы краешекны алып йөрдем микәнни? Сез май алганда уйлыйсызмы бу турыда? Ә зрә! Мне серединку пожалуйста дип алыгыз икенче юлы. Ит алгандагы сыман сайланып.
😁19🤔19👍7
- Утыр әле, Акбай, тыңлыйм сине, нинди борчуларың бар?
👍4
Бүген берәү әйтә, каен суын Казанда 3 литрын 1500 сумга саталар, ди. Нүжәли шулай? Без дөрес кәсеп белән шөгыльләнмибез бугай. Сездә каен суы саталармы? Ничә сум?
👎7👍3
"Тукай бәйрәме" язмасы Тукай белән шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) арасындагы мөнәсәбәтләрне без бигүк белмәгән яктан ачуы белән зур әһәмияткә ия. Ул халык шагыйре турында язылган истәлекләрне эченә алган 3 җыентыкның берсенә дә кертелмәгән. Шуннан өзек.

ТУКАЙ БӘЙРӘМЕ(1912)

... Гаедтән чыктым да Тукайга дип "Болгар" кунакханәсенә кердем. Сәгать тугызлар тирәсе булгандыр. Тукай гади көннәрне сәгать 12сез тормый торган иде. Бу көндә ихтимал йоклап ятадыр— уяна алмагандыр дип начар уй белән ишеге тугърысына туктадым.

Йоклый булса фәлән, уянмасын инде дип, ишеген әкрен генә төртеп караган идем— ул ачылды китте.

Керсәм, Тукай өстәле катына, караватына утырган. Яңа күлмәк кигән, кәләпүштән, алдында Каләм шәриф(Коръән), бүлмәсе ару: өстәле! өстәле!

Өстәле өстендә күңелең ни тели— төрле-төрле нигъмәтләр: печеньелар, конфетлар, алма, йөзем, ландриннар, тагын әллә ниләр, әллә ниләр тезелгән. Көмеш кебек самавыр күңелле— бәйрәмчә кайнап тора.

Тукай шат тавыш белән:_

— Әйдә, мелла Сәгыйть,— диде.

Мин аның күз карашыннан аңладым ки, ул минем керүемә бер дәрәҗәдә сөенгән, шат булган сыман күренә...

Менә Тукай мине сыйлый башлады. Чәй, йөзем, алма--әллә ни, әллә ни— һәммәсен сона...

Менә шулай без аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп чәй эчә башладык (үзе мин кергәнче эчмәгән булган).

— Гаедкә килдеңмени?— диде, елмаеп, миңа карады.

— Солдатлар арасында булса да укыдым инде шунда. Гаедкә һәм сиңа килми, кая барыйм?!—дидем.

Вак-төяк сүзләр, хәбәрләр сөйләштек. (Шигырь хакында бер дә сөйләшми идек).
👍1813
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Розалия Зәкиеваның бүген туган көне. Котлыйбыз! Үзе исә менә шушылайрак бәйрәм итә.
👍26🔥8👎4
Шиномонтаж сүзенең дә татарчасы юк. Татарларга ничек тәгәрмәч алыштырма кирәк 🤷‍♀
😁6
Бүген 2 апрель
😁41🔥3
Апрельгә Казан буенча намаз вакытлары
👍21
Шиномонтаж бәяләре әллә нишләгән. Бабаегыздан сорагыз әле, "Жигули" тәгәрмәчләрен ничә сумга алыштырган?
😁7👍1
Автосалонда, банкта, кибеттә һ.б. җирдә көчләп тагылган хезмәтләргә каршы яңа канун булдырыла ди. Ату ияләнделәр. Әйтмәгән саен. Әйбер алыр хәл юк, өстәмә хезмәт тагалар. Өстәмә страховкадыр, помощь на дороге, подписка һ.б. Кирәкмәс хезмәтләр. Сезгә дә шулай итәләрдер бит? Әллә сез бакчада үскәнне генә ашап, башка бернинди тауар һәм хезмәт сатып алмыйсызмы?
👍18
"Ак барс" фанаты була башладыгызмы әле?
15
Галия Гайнетдинова афоризмнары:

Алга бар, артка әйләнеп карарга онытма.

Күңелең изгелек өләшсә, көткәнең игелек булыр.

Үзең сөя белмәсәң, сөю өмет итмә.

Бөек булам дип биеккә менмә, егылып төшәрсең.

Кешеләр кайгы кичергәндә бәйрәм ясама.

Нәселең адашмасын дисәң, яхшы эз калдыр.

Иманлы гаиләдә иманлылар үсә.

Туганың бәласенә күз йомма, ул – уртак бәла.

Кылган гамәлеңне яхшы булса, онытмыйлар. Начар булса да онытырлар дип уйлама.

Кечкенә әйбердән дә бәхетле була бел, чөнки кемдәдер анысы да юк.

Серле бул, керле булма.

Сүзеңне акыл бизмәнендә үлчә.

Күлмәгеңә тап төшсә дә, вөҗданыңа тап төшмәсен.

Атның дилбегәсен тота белгән тормыш дилбегәсен дә оста тотар.

Җиңүгә ирешәсең килә икән, башта үзеңне җиңәргә өйрән.

Дәвамы: https://matbugat.ru/news/?id=47101
👍33
Сыерчыклар кайттымы соң әле? Сезнең сыерчык оясына ояладылармы?
10👍7
Мин сине беләм ич, кем әле син рубрикасы. Ничә кешене таныдыгыз?
👍11