Матбугат.ру
4.38K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Театрда утырганда уң як подлокотник сезнеке санала, ә сул яктагысы - күршенеке. Ике кулыгызны җәеп утырмагыз.

Укучыларыбыз арасында театр карарга, әй, гафу итегез, спектакль карарга йөрүчеләр шактый. Бу тәртип сакланамы анда, әйтегез әле.

Кстати, подлокотник татарча ничек була?
👍19
Менә приятно сүзе дә юк татарда. Приятномы инде шулай булгач? Сүзлек "күңелле" дип тәрҗемә итә. Кайвакыт приятно, тик күңелле түгел. Ә кайвакыт шактый күңелле, әмма шундый неприятно))
😁25👍3
Ураза тотарга авыр булса, уразалы килеш челләдә печән чапкан әбиләрегезне исегезгә төшерегез.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍4312🔥1
Башлана башлады. Буа районыннан бу фотолар. Сездә нихәл? Су басмыймы?
🤔9👍2
Бүген өченче кызыбыз туды, ди Вадим. Котлаулар кабул итәбез, ди. Котлыйбыз!
79👍23
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген иртә таңнан Актаныш районында яшенләп, күкерәп, көчле яңгыр яуган⛈️

Актаныш-информ видеосы.
👍10
Матбугат.ру
Бүген иртә таңнан Актаныш районында яшенләп, күкерәп, көчле яңгыр яуган⛈️ Актаныш-информ видеосы.
Мартта күк күкрәп, яшенләп яңгыр яуса, әллә ничек кенә буласы инде ди халык сынамышы, хәтерләмим дә инде.
🔥5👍3
Бүген композитор Әнвәр Шәрәфиевнең тууына 90 ел. Җылы язма элдек. Фотолары да кызыклы.

Менә: https://matbugat.ru/news/?id=46943
11🙏2
Кайбер казанлылар бүген дача сезонын ачты бугай. Өсләрендә иске өстәл, тузган кәнәфи алып баручы машиналар күренде.
😁30👍51
Бер чәчәк сатучы таныш әйтә. Без халыкның благосостояниесы төшүен шундук сизәбез ди. Быел 8 мартка чәчәк начар сатылды ди.

Благосостояние татарча ничек була?
👍17
14 гыйнварда чыршыларны чыгарып аткан кебек кичә чәчәк-букетларны чыгарып атканнар. Чүплек тулы букет.

Букет сүзен еш кына чәчәк бәйләме дип тәрҗемә итәләр. Дөресме бу? Сез хатыныгызга быел чәчәк бәйләме генә бүләк иттегезме, әллә букет укмы?
😁13
Шундый универсаль бу э хәрефе, име?
😁15🤔3👍1
Гафу итегез, ә мәктәптә өйрәнелгән котангенс һәм инфузория туфелька тормышта кайчан кирәк була башлаячак?
😁27🤔9👍3
Тәгәрмәчләрне алыштырырга вакытмы инде, әллә иртәрәкме? Языгыз тизрәк, шиномонтаж янында басып торам.
🤔74👍2