Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Чалбарны гына түгел, бишмәтне дә таушатып саталар, дип җибәрде укучыбыз. Кыйммәт түгел. 17 генә мең.
👎17😁132👍1🙏1
"Ди ди" дип кайсы районда сөйләшәләр?
10
10👍4
Рамазан ае ул безнең мөмкинлекләрне яңа яктан ачу ае да әле. Карале, ач тора алабыз икән бит. Карале, иртәнге намазга да уяна алабыз икән бит. Карале, намазны 20 рәкәгать тә укый алабыз икән бит.

Ифтар ашында ишеткәннәрдән.
47👍6
Мәгез, алайса, бер җылы фото сезгә
👍4321
Берничә буын
👍15
Элек "Стартуем!" ди ди кычкырып факслар җибәрә идек офистан. Сезнең эштә калдымы әле факс?

(Ди ди сүзе кайчан кулланыла ул дип сораучыга, менә кулландык)
😁17🔥4
Фәйзуллиннар ишәя

Равил Фәйзуллинның шушы көннәрдә тагын бер оныгы туган. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, Равил абыйның өлкән улы Алмаз Фәйзуллинның дүртенче баласы дөньяга килгән. 57 яшьлек Алмаз Фәйзуллин – танылган дәүләт эшлеклесе.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=46913
👍14
93 яшендә София Гобәйдуллина вафат
😢18🙏17
Театрда утырганда уң як подлокотник сезнеке санала, ә сул яктагысы - күршенеке. Ике кулыгызны җәеп утырмагыз.

Укучыларыбыз арасында театр карарга, әй, гафу итегез, спектакль карарга йөрүчеләр шактый. Бу тәртип сакланамы анда, әйтегез әле.

Кстати, подлокотник татарча ничек була?
👍19
Менә приятно сүзе дә юк татарда. Приятномы инде шулай булгач? Сүзлек "күңелле" дип тәрҗемә итә. Кайвакыт приятно, тик күңелле түгел. Ә кайвакыт шактый күңелле, әмма шундый неприятно))
😁25👍3
Ураза тотарга авыр булса, уразалы килеш челләдә печән чапкан әбиләрегезне исегезгә төшерегез.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍4312🔥1
Башлана башлады. Буа районыннан бу фотолар. Сездә нихәл? Су басмыймы?
🤔9👍2
Бүген өченче кызыбыз туды, ди Вадим. Котлаулар кабул итәбез, ди. Котлыйбыз!
79👍23