Матбугат.ру
Таныш булыгыз: Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев. 91 яшендә, между прочим. Кичә Казанда иде. Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты Галия Гайнетдинованың юбилей кичәсенә килде. Үзе рульдә йөри)
Әнгам Атнабаевның энесе 92 яшьлек Мәгъдән Атнабаев вафат
Әлеге фотоны “Матбугат.ру” хәбәрчесе бер атна элек, 27 февраль көнне төшереп алды. Мәгъдән абый Казанга килгән иде. Ул Әнгам Атнабаев премиясе иясе, шагыйрә һәм педагог Галия Гайнетдинованың 65 яшьлек юбилеенда катнашты. Ул вакытта 92 яшьлек Мәгъдән абыйның энергиясенә күпләр шаккатты, әле һаман да рульдә үзе йөри, дип ассызыкладылар. Бер көннән Рамазан ае башланасы иде. Мәгъдән абый үзенең авылында имам булды.
Бүген Рамазан аеның 8нче көнендә Әнгам Атнабаевның энесе Мәгъдән Атнабаев якты дөньядан китеп барган.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=46872

matbugat.ru
Әнгам Атнабаевның энесе 92 яшьлек Мәгъдән Атнабаев вафат | Матбугат.ру
Әлеге фотоны “Матбугат.ру” хәбәрчесе бер атна элек, 27 февраль көнне төшереп алды. Мәгъдән абый Казанга килгән иде. Ул Әнгам Атнабаев премиясе иясе, шагыйрә һәм педагог Галия Гайнетдинованың 65 яшьлек юбилеенда катнашты. Ул вакытта 92 яшьлек Мәгъдән абыйның…
👍4👎1😢1
Лалә чәчәкләре
Кочагында ләлә чәчәкләре,
Яшь бер егет кая ашыга?
Сокланалар аңа ханымнар да,
Елмаялар кызлар барсы да.
Ә ул исә берни күрми, сизми
Чәчәкләре юлга коела
Мәхәббәтнең шулай күзе сукыр,
Аңа дөнья матур тоела.
-Тукта, диләр, егет, чәчәкләрең
Күрмисең бит төшеп калганын
Ишетми ул, каршы салкын җил дә
Басмый аның йөрәк янганын.
Кар өстеннән кызыл лаләләрне
Кызлар ала жәлләп, иелеп
Бер әби дә кышын чәчәк җыя,
Ходай бирде, диеп сөенеп.
-Әллә шулай юри коеп бара,
Әллә чынлап башын югалткан...
-Эх, яшь чакларым, диеп карап кала
Ак сакаллы бабай ерактан.
...Урам тулы ләлә чәчәкләре,
Мәхәббәттән җирдә юк дәва
Шул егеткә татлы сөю теләп,
Ак күбәләк кебек кар ява.
Мирһади Разов
Кочагында ләлә чәчәкләре,
Яшь бер егет кая ашыга?
Сокланалар аңа ханымнар да,
Елмаялар кызлар барсы да.
Ә ул исә берни күрми, сизми
Чәчәкләре юлга коела
Мәхәббәтнең шулай күзе сукыр,
Аңа дөнья матур тоела.
-Тукта, диләр, егет, чәчәкләрең
Күрмисең бит төшеп калганын
Ишетми ул, каршы салкын җил дә
Басмый аның йөрәк янганын.
Кар өстеннән кызыл лаләләрне
Кызлар ала жәлләп, иелеп
Бер әби дә кышын чәчәк җыя,
Ходай бирде, диеп сөенеп.
-Әллә шулай юри коеп бара,
Әллә чынлап башын югалткан...
-Эх, яшь чакларым, диеп карап кала
Ак сакаллы бабай ерактан.
...Урам тулы ләлә чәчәкләре,
Мәхәббәттән җирдә юк дәва
Шул егеткә татлы сөю теләп,
Ак күбәләк кебек кар ява.
Мирһади Разов
🔥32❤18👍4
Татарстанда хезмәт хаклары 13%ка арткан, ди. Мәсәлән, элек 30000 сум алган булсагыз, хәзер 33900 сум буламы инде бу? Сезнеке алай гына артмагандыр бит инде? Күбрәк арткандыр?
😁22🤔6👍2
Чалбарны гына түгел, бишмәтне дә таушатып саталар, дип җибәрде укучыбыз. Кыйммәт түгел. 17 генә мең.
👎17😁13❤2👍1🙏1
Рамазан ае ул безнең мөмкинлекләрне яңа яктан ачу ае да әле. Карале, ач тора алабыз икән бит. Карале, иртәнге намазга да уяна алабыз икән бит. Карале, намазны 20 рәкәгать тә укый алабыз икән бит.
Ифтар ашында ишеткәннәрдән.
Ифтар ашында ишеткәннәрдән.
❤47👍6
Элек "Стартуем!" ди ди кычкырып факслар җибәрә идек офистан. Сезнең эштә калдымы әле факс?
(Ди ди сүзе кайчан кулланыла ул дип сораучыга, менә кулландык)
(Ди ди сүзе кайчан кулланыла ул дип сораучыга, менә кулландык)
😁17🔥4
Фәйзуллиннар ишәя
Равил Фәйзуллинның шушы көннәрдә тагын бер оныгы туган. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, Равил абыйның өлкән улы Алмаз Фәйзуллинның дүртенче баласы дөньяга килгән. 57 яшьлек Алмаз Фәйзуллин – танылган дәүләт эшлеклесе.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=46913

👍14