Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Ничек хәлләрегез? Полёт нормальныймы?
32👍20🤔4🔥2
Ә бүген?
👍12
Зөлфәт Хәйруллин җибәрде. Охшаганмы?
👍63
Анвар, Анвяр һәм Энвер бар. Алар барысы да Әнвәр микән?
🤔14
Чота "Мырау батыр"ны күптән күрсәткәннәре юк
🤔25😁13😢5
Мәчеттә ишеткәннәрдән:

Безнең мәчеткә йөргән бабайлар үлеп китә дә, балалары китапларын, дәфтәрләрен безгә алып киләләр. "Хазрат, мы намаз не читаем, возьмите это в мечеть", - диләр. Берсе дә бабайның акчасын яки машинасын алып килми, намаз дәфтәрләрен алып киләләр. Ә бит матди байлык - галәмнең бер чүбе генә ул. Шушы китапларда - рухи байлык.
👍34😢12🔥3
Бүген Иля дигән исем ишеттем. Илья түгел, Иля. Хатын-кыз исеме. Баксаң, бу Наина исеменең уменьшительный формасы икән. Наинаны тагын Инна, Ная дип тә атыйлар икән. Белә идегезме? Менә сиңа мә рубрикасы.
🤔13👍101
Каршыдагы йортның кайбер тәрәзәләрендә утлар яна...
👍235🔥5
Укучыбыз трамвайда төшереп алган. Бүлмә сүзен дөрес язганнар, шуңа шатландым ди.
👍9😢1
"Казан утлары" хәбәр итә:

Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы вафат булды. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Мансур Вәли-Барҗылы 1948 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үзенең туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, укыган елларында ук каләм тибрәтә башлый.

1968 елда Мансур Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында яшьләрне иҗади эшкә туплау, стена газетасы, «Яңаваз» исемле әдәби берләшмә оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була.

1981 елдан башлап М.Вәли-Барҗылы «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли. Үзенең мәкаләләрендә ул агымдагы әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла.

Аның истәлеге, мирасы беркайчан да онытылмас. Талантлы һәм зыялы шәхеснең арабыздан китүе — барыбыз өчен дә зур югалту.
😢9👍3🙏3
Ришатка Башкортстанның халык артисты исеме бирелде. Котлыйбыз. Матбугатрулылар пичәт сугамы?
37👍19👎8
Коръән ашында ишеткәннәрдән:

Үлемгә алдан әзерләнергә кирәк дип без һәрвакыт вәгазьләр сөйлибез. Бер абзый шулхәтле нык әзерләнгән: бөтен үлемтекләрен шкафка тезеп куйган, шунда ук инструкция: мин үлгәч кемгә шалтыратырга, эшне нидән башларга, катафалк шоферының телефоны, сәдәкага өләшәсе акчалар... Бөтен нечкәлекләрне исәпкә алган инде. Үләргә 100% әзер бу. Әмма шушымы соң без вәгазьләрдә сөйләгән “үлемгә әзер булу” дигән нәрсә? Әлбәттә, юк.
👍26
Кайвакыт берәр текстны укыганда таныш булмаган бер сүз килеп чыга. Менә шул вакытта аны урап узмагыз, әбизәтелне бу сүзнең нәрсә аңлатканын карагыз. Шулай итсәгез, ул сезнең хәтерегездә калачак (чөнки контекст истә калдыра). Менә шундый лайфхак сезгә. Не благодарите.
👍20
Бүген МЧС сиреналарын яңгыратып карады. Сезнең авылда ишетелдеме?
👍5
Таушалган джинсы саталар бит әле кибетләрдә? Аны махсус берәр машина таушатамы? Ничек таушаталар икән аны?
🤔17