Иске төр долларлар белән проблема икән хәзер. Аларны алыштырганда зур комиссия алалар, имеш. Күп кенә кешеләр кулларында иске доллар тотып калганнар һәм шуларны нишләтергә белмиләр, имеш. Бабаегыздан җайлап кына сорап карагыз әле, сездән яшереп алып куйган иске долларлары юк микән.
😁6🤔6👍1
"Татар Азаны" бәйгесе быел да үткәрелә. Балаларыгыз катнашсын. Тулырак мәгълүмат https://azan.tatar/ сайтында. 6+
👍11❤2🙏1
Ифтарга чакырсалар, мин мохтаҗ түгел дип бармый калмагыз. Ифтар оештыручы кеше сез ураза тоткан кешене Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен авыз ачтырасы килә.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
🙏33❤10👍5
Мәчеттә ишеткәннәрдән:
Безнең мәчеткә йөргән бабайлар үлеп китә дә, балалары китапларын, дәфтәрләрен безгә алып киләләр. "Хазрат, мы намаз не читаем, возьмите это в мечеть", - диләр. Берсе дә бабайның акчасын яки машинасын алып килми, намаз дәфтәрләрен алып киләләр. Ә бит матди байлык - галәмнең бер чүбе генә ул. Шушы китапларда - рухи байлык.

👍34😢12🔥3