Бүген Гая дигән исем ишеттем. Басымны а хәрефенә ясап, русча г белән әйтәсе. Басымны я хәрефенә ясап, татарча г белән әйтәсе түгел.
😁9👍5
Татар эстрадасында гаилә белән җырламаган башкаручылар тансык хәзер
😁42👍10🔥1
Элек хатын-кызлар чәчләренә химия ясата иде, андый мода юк мәллә ул хәзер?
😁22
Коръән ашында ишеткәннәрдән:
Коръән - мөселман кешесенең яшәү инструкциясе. Һәр нәрсәнең инструкциясе бар. Менә бу телефоныбыз белән бит чикләвек ватмыйбыз, кер юу машинасында юмыйбыз, инструкция буенча гына кулланабыз. Ә ни өчен гомеребезне инструкция буенча яшәмибез?

👍36🤔7❤5🙏3👎1
Иске төр долларлар белән проблема икән хәзер. Аларны алыштырганда зур комиссия алалар, имеш. Күп кенә кешеләр кулларында иске доллар тотып калганнар һәм шуларны нишләтергә белмиләр, имеш. Бабаегыздан җайлап кына сорап карагыз әле, сездән яшереп алып куйган иске долларлары юк микән.
😁6🤔6👍1