Бүген көне буе кояш. Организмыгыз бәхет гармуннары эшләп чыгарсын.
❤21👍11🔥2😁2
Авылларны кыргый хайваннар баса дип матбугатта еш язалар. Бер танышым моның сәбәбен болай аңлата. Авылларда чын аучылар бетте ди. Элек һәр авыл саен кимендә бер чын аучы бар иде, хәзерге аучыларның күпчелеге гламурно-шәһәрский аучылар ди. Алар матур киенеп, төрле охотничий аксессуарлар асып, соңыннан социаль челтәргә фотога төшәр өчен генә йөри бугай ди. Нүжәли шулай?
😁19
Әле мин шундый заманнарны хәтерлим, бөтен внедорожникларны "джип" дип атыйлар иде. Моны хәтерләүче динозаврлар бармы арагызда?
😁36👍5
Помидорларны ничәсе көнне утыртасы ул тәрәзә төбе тутырып? Нейросеть бу турыда нәрсә ди?
❤8🔥4😁4👍1
Һәр намазны соңгысы кебек укыгыз. Бу намазыбыз да соңгысы булырга мөмкин.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
❤30👍4
Күршем 1500 сумга машинасын юган. Хәзер җәяү йөри, машинасын саклый, пычраныр дип курка. Бераз җылытты чөнки. Бездә Казанда шундый хәлләр. Сездә авылда ничек?
🤔6👍3
Бүген Гая дигән исем ишеттем. Басымны а хәрефенә ясап, русча г белән әйтәсе. Басымны я хәрефенә ясап, татарча г белән әйтәсе түгел.
😁9👍5