Бабайның 80 яшьлек юбилеена оныклары матур бүләк ясаган: туган шәһәренә билет сатып алганнар. Бабай бик шатланган, оныклары белән бергә үзенең яшьлек еллары узган калага юл тоткан. Йөри болар урам буйлап: “Менә монда мәктәп иде. Монда – иске кинотеатр. Монда малайлар белән велосипедта йөрдек”. Бабайның хәтта күз яшьләре чыга. Күрче! Аяк киеме ремонтлаучы будка да урынында! Шул еллардан бирле ничек җимерелмәгән ул?! Бабай тәрәзәгә шакып карый:
– Кеше бармы?
– Әйе. Нәрсә кирәк?
– Мин монда бер илле ел элек үземнең кара ботинкамны керткән идем.
– Ак кырыйлымы?
– Әйе.
– Табан астын келәйлисеме?
– Әйе.
– Җомга көн килегез, әзер булачак.
"Ватаным Татарстан"нан.

❤27👍19😁9
Бер танышым улыннан зарлана. Бер урында гына эшли алмый ди. Гел эшен алыштыра ди. Мин уйга калдым. Эшеңне еш алыштыру начармы ул, яхшымы? Бер караганда, ялкау сыманрак килеп чыгасың, эшсөймәс. Икенче яктан, начар эшкә разый түгел, үз бәясен белә, яхшырак эш эзли, молодец кебек. Сез ничек уйлыйсыз?
👍9😁1
"Ә сез белә идегезме?" рубрикасы.
"Бухарик", "бухать", "бухой" сүзләре каян килеп чыккан? Элек кырлы стаканнарны "Стеклозавод имени Бухарина" чыгарган икән. Төбендә шулай язылган булган. Жаргоны да шуннан чыккан. Моны сезгә ник яздым икән? Белми калмагыз дим инде. Ә болай, безнең укучылар арасында андыйлар юк. У нас все нормальные ребята.

😁53👍8🔥2🤔2
Бүген көне буе кояш. Организмыгыз бәхет гармуннары эшләп чыгарсын.
❤21👍11🔥2😁2
Авылларны кыргый хайваннар баса дип матбугатта еш язалар. Бер танышым моның сәбәбен болай аңлата. Авылларда чын аучылар бетте ди. Элек һәр авыл саен кимендә бер чын аучы бар иде, хәзерге аучыларның күпчелеге гламурно-шәһәрский аучылар ди. Алар матур киенеп, төрле охотничий аксессуарлар асып, соңыннан социаль челтәргә фотога төшәр өчен генә йөри бугай ди. Нүжәли шулай?
😁19