This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Традицияне бозарга ярамый. Кичә 11 февраль көнне Ирфан Измайловның туган көне иде. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз очраштыргалаганда.
❤41👍15🙏2
Эх, Шаһинур Мостафин да юк инде. Очрашканда кулны җибәрмиче, никтер гел рәхмәт әйтә иде. Бөтен кеше белән шулай. Исән булса, Шаһинур абыйга бүген 77 яшь тулган булыр иде. 5 ел элек китеп барды. Авыруны җиңә алмады. Белик. Хәтерлик.
❤25
"Я всегда с собой беру ви-и-идеокамеру". Бу җырны бер яшь егеткә җырлап күрсәткән идем, бер дә ишеткәнем юк ди. Без картаймый кем картайсын.
🔥29😁16👍7❤5
Яңа 5 меңлек керде бүген кулыма. Бер дә күргән юк иде. Сезнең күргән бармы? Чыккан елы 2023 дип язылган))
Бабайның 80 яшьлек юбилеена оныклары матур бүләк ясаган: туган шәһәренә билет сатып алганнар. Бабай бик шатланган, оныклары белән бергә үзенең яшьлек еллары узган калага юл тоткан. Йөри болар урам буйлап: “Менә монда мәктәп иде. Монда – иске кинотеатр. Монда малайлар белән велосипедта йөрдек”. Бабайның хәтта күз яшьләре чыга. Күрче! Аяк киеме ремонтлаучы будка да урынында! Шул еллардан бирле ничек җимерелмәгән ул?! Бабай тәрәзәгә шакып карый:
– Кеше бармы?
– Әйе. Нәрсә кирәк?
– Мин монда бер илле ел элек үземнең кара ботинкамны керткән идем.
– Ак кырыйлымы?
– Әйе.
– Табан астын келәйлисеме?
– Әйе.
– Җомга көн килегез, әзер булачак.
"Ватаным Татарстан"нан.
– Кеше бармы?
– Әйе. Нәрсә кирәк?
– Мин монда бер илле ел элек үземнең кара ботинкамны керткән идем.
– Ак кырыйлымы?
– Әйе.
– Табан астын келәйлисеме?
– Әйе.
– Җомга көн килегез, әзер булачак.
"Ватаным Татарстан"нан.
❤27👍19😁9
Бер танышым улыннан зарлана. Бер урында гына эшли алмый ди. Гел эшен алыштыра ди. Мин уйга калдым. Эшеңне еш алыштыру начармы ул, яхшымы? Бер караганда, ялкау сыманрак килеп чыгасың, эшсөймәс. Икенче яктан, начар эшкә разый түгел, үз бәясен белә, яхшырак эш эзли, молодец кебек. Сез ничек уйлыйсыз?
👍9😁1
"Ә сез белә идегезме?" рубрикасы.
"Бухарик", "бухать", "бухой" сүзләре каян килеп чыккан? Элек кырлы стаканнарны "Стеклозавод имени Бухарина" чыгарган икән. Төбендә шулай язылган булган. Жаргоны да шуннан чыккан. Моны сезгә ник яздым икән? Белми калмагыз дим инде. Ә болай, безнең укучылар арасында андыйлар юк. У нас все нормальные ребята.
"Бухарик", "бухать", "бухой" сүзләре каян килеп чыккан? Элек кырлы стаканнарны "Стеклозавод имени Бухарина" чыгарган икән. Төбендә шулай язылган булган. Жаргоны да шуннан чыккан. Моны сезгә ник яздым икән? Белми калмагыз дим инде. Ә болай, безнең укучылар арасында андыйлар юк. У нас все нормальные ребята.
😁53👍8🔥2🤔2