Үзең сауган сөткә җитми инде...
Шәһәр сөтен эчкәч елады
Елады шул, искә төште кинәт
Авылында үткән еллары.
Ул шәһәрдә хәзер картлык килде,
Балалары алып киттеләр
Калды гомер иткән нигезкәе,
Агач өен ятлар сүттеләр.
Сыерын да бик еш төштә күрә,
Ак казларын, матур яшь чагын
Сагына ул чия чәчәк аткан
Бакчасының ямьле почмагын.
Ипи сала имеш, мичкә яккан,
Уңды аның һәрчак ипие
Яран гөлләр шаулап үсә иде,
Балкып торды якты зур өе.
Шәһәр өе җылы, ләкин таштан
Авылда бит башка һавасы
Ап-ак мичтә пешкән үз коймагын
Килә аның кайчак кабасы.
Сагынып ла куя песиен дә,
Килмәде шул алып шәһәргә
Дога кыла карап тәрәзәдән,
-И, Аллаһым, көч бир, яшәргә!
Миһади Разов,
Казан-2025
Шәһәр сөтен эчкәч елады
Елады шул, искә төште кинәт
Авылында үткән еллары.
Ул шәһәрдә хәзер картлык килде,
Балалары алып киттеләр
Калды гомер иткән нигезкәе,
Агач өен ятлар сүттеләр.
Сыерын да бик еш төштә күрә,
Ак казларын, матур яшь чагын
Сагына ул чия чәчәк аткан
Бакчасының ямьле почмагын.
Ипи сала имеш, мичкә яккан,
Уңды аның һәрчак ипие
Яран гөлләр шаулап үсә иде,
Балкып торды якты зур өе.
Шәһәр өе җылы, ләкин таштан
Авылда бит башка һавасы
Ап-ак мичтә пешкән үз коймагын
Килә аның кайчак кабасы.
Сагынып ла куя песиен дә,
Килмәде шул алып шәһәргә
Дога кыла карап тәрәзәдән,
-И, Аллаһым, көч бир, яшәргә!
Миһади Разов,
Казан-2025
👍55❤14😢6
Татарда "иманым камил" дип әйтеп куя торган сүз бар. Бигрәк нескромно звучит, әйеме?
❤8
13 февраль - Бәраәт кичәсе
Бу көнне нинди догалар укырга, ниләр эшләргә кирәк: https://matbugat.ru/news/?id=46598
Бу көнне нинди догалар укырга, ниләр эшләргә кирәк: https://matbugat.ru/news/?id=46598
matbugat.ru
13 февраль - Бәраәт кичәсе. Нинди догалар укырга, ниләр эшләргә кирәк? | Матбугат.ру
13 февраль көнне, кояш баегач изге, бәрәкәтле кичәләрдән саналган Бәраәт кичәсе җитә. Бу көнне көндезен ураза тотып, кичен Аллаһтан истигфар сорап, үзеңнең күңелендә булган дога теләкләрне Аннан сорау бик саваплы, күркәм гәмәл булып санала. Кемнәр кайбер…
🔥1
Катя Лель һәм Елена Ваенгага Россиянең атказанган артисты исеме бирелгән. Матбугатрулылар пичәт сугамы?))
❤1
Forwarded from Безнең мирас
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә сезнең йортыгызда бәләк бармы? Сакланганмы? 🤗
👍11
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Традицияне бозарга ярамый. Кичә 11 февраль көнне Ирфан Измайловның туган көне иде. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз очраштыргалаганда.
❤41👍15🙏2
Эх, Шаһинур Мостафин да юк инде. Очрашканда кулны җибәрмиче, никтер гел рәхмәт әйтә иде. Бөтен кеше белән шулай. Исән булса, Шаһинур абыйга бүген 77 яшь тулган булыр иде. 5 ел элек китеп барды. Авыруны җиңә алмады. Белик. Хәтерлик.
❤25
"Я всегда с собой беру ви-и-идеокамеру". Бу җырны бер яшь егеткә җырлап күрсәткән идем, бер дә ишеткәнем юк ди. Без картаймый кем картайсын.
🔥29😁16👍7❤5
Яңа 5 меңлек керде бүген кулыма. Бер дә күргән юк иде. Сезнең күргән бармы? Чыккан елы 2023 дип язылган))