- Безнең Гали бик бай хәзер. Аның миллион подписчигы бар.
- Ничек? Ул ахмак иде бит.
- Ул хәзер дә ахмак. Әмма миллион подписчигы бар.
"Татар радиосы"ннан ишетеп калган мәзәк.
- Ничек? Ул ахмак иде бит.
- Ул хәзер дә ахмак. Әмма миллион подписчигы бар.
"Татар радиосы"ннан ишетеп калган мәзәк.
😁34🔥5👍2❤1
Матбугат.ру
Photo
Бу темага сакаллы мәзәк бар бит:
На день рождения к лифтёру может прийти только 6 человек общим весом не более 625 килограммов.
На день рождения к лифтёру может прийти только 6 человек общим весом не более 625 килограммов.
👍9
Үзең сауган сөткә җитми инде...
Шәһәр сөтен эчкәч елады
Елады шул, искә төште кинәт
Авылында үткән еллары.
Ул шәһәрдә хәзер картлык килде,
Балалары алып киттеләр
Калды гомер иткән нигезкәе,
Агач өен ятлар сүттеләр.
Сыерын да бик еш төштә күрә,
Ак казларын, матур яшь чагын
Сагына ул чия чәчәк аткан
Бакчасының ямьле почмагын.
Ипи сала имеш, мичкә яккан,
Уңды аның һәрчак ипие
Яран гөлләр шаулап үсә иде,
Балкып торды якты зур өе.
Шәһәр өе җылы, ләкин таштан
Авылда бит башка һавасы
Ап-ак мичтә пешкән үз коймагын
Килә аның кайчак кабасы.
Сагынып ла куя песиен дә,
Килмәде шул алып шәһәргә
Дога кыла карап тәрәзәдән,
-И, Аллаһым, көч бир, яшәргә!
Миһади Разов,
Казан-2025
Шәһәр сөтен эчкәч елады
Елады шул, искә төште кинәт
Авылында үткән еллары.
Ул шәһәрдә хәзер картлык килде,
Балалары алып киттеләр
Калды гомер иткән нигезкәе,
Агач өен ятлар сүттеләр.
Сыерын да бик еш төштә күрә,
Ак казларын, матур яшь чагын
Сагына ул чия чәчәк аткан
Бакчасының ямьле почмагын.
Ипи сала имеш, мичкә яккан,
Уңды аның һәрчак ипие
Яран гөлләр шаулап үсә иде,
Балкып торды якты зур өе.
Шәһәр өе җылы, ләкин таштан
Авылда бит башка һавасы
Ап-ак мичтә пешкән үз коймагын
Килә аның кайчак кабасы.
Сагынып ла куя песиен дә,
Килмәде шул алып шәһәргә
Дога кыла карап тәрәзәдән,
-И, Аллаһым, көч бир, яшәргә!
Миһади Разов,
Казан-2025
👍55❤14😢6