Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Дөрес итеп хисап тотарга өйрәтәм сезне хәзер. Әгәр дә күрсәткечләрегез 10 процентка кимегән икән, "менә 10 процентка кимеде шул әле" дип мәмиләнеп акланып тормагыз. "Безнең фаразлар буенча 20 процентка кимергә тиеш иде, әмма безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 10 процентка гына кимеде" дип хисап тотыгыз.
😁32👍21🔥3
Кайбер җырчылар бөтенләй югалды, име? Мәсәлән, теге кем. Кем әле ул? Исеме дә искә төшми инде менә.
🤔19👍2
Кышның соңгы көне белән! Ә юк, февраль бар икән әле
😁256👍2
Татар блогерлары ни өчен ике телне кушып сөйләшәләр икән ул.
Татарча яки урысча начар белгәнгәме, яисә ике телне дә камил белмәгәнгәме?!)

Дип сорый укучыбыз.
🤔10😁4👎2👍1
Йорт төзегәндә цементны әзрәк салырга була, тактаның түбәнрәк сортлысын кулланырга була. Заказчик моның берсен дә белмәячәк. Әмма Аллаһы Тәгалә беләчәк. Кешегә эш эшләгәндә үзегезгә эшләгән кебек эшләгез.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍42
"Мин сине беләм ич, кем әле син?" рубрикасы. Кемнәрне таныдыгыз?
10👍2
Нәсә? Нәсә?
😁34😢8👍1
Февральгә намаз вакытлары
🙏12👍3
Хата эзли торгач, бу бүлмәгә дә килеп җиттек
😁46🔥3🤔32👍1
Бер кузов тулы кар төягән КамАЗ күрдем әле генә. Аңламадым. Кайлардан җыйган?
10🔥7😁6👍1
Кайбер кешеләрнең эше шул ягы белән авыр - гел аягөсте торасы икән. Үзеңдә андый эш булмагач бик белмисең. Ә ул кешеләр бик азаплана икән. Кич аяклар сызлый ди. Нәрсәләрдер сөртергә кирәк ди. Олыгайган көнне бу эшнең "җимешләре" бик сиздерә ди. Сезнең эш андый түгелдер бит?
14👍4
Быел җәй салкын була диләр. Кыш җылы булганга микәнни?
🤔5
Хәрефләре якын булу сәбәпле ОК дип басканда еш кына ОЕК дип китә. Бәлки татарча ОК урынына ОЕК дип кенә сөйләшербез?
😁25
Мәскәүдә шундый очраклар бар икән. Йорт 20, 30 яки 40 катлы. Ә лифтлар кайвакыт ватылып, аларны берничә көн ремонтлыйлар. 40нчы этажга тәпиләп йөрисең. Ужас бит бу. Сездә нихәлләр? Базыгызга су төшмиме?
😁28👍3🤔1
Биткоин бәясе кисәк төшкән. Бабаегыздан яшереп кенә алып куйган биткоиннарыгыз юк идеме?
😁15
Казанда бер чит ил кешесе "Җизни! Җизни!" дип кычкырып йөри. Чит телдә дә бар мәллә шундыйрак сүз? Нәрсәне аңлата? Әллә җизнәсен югалткан микән?
😁23👍1