Ярый әле кыш көне сатарга дип җәйдән күпләп көрәкләр алып куймаганбыз. Ә бит узган елгы кыштан соң андый фикерләр бар иде.
🤔12❤2👍1
Дөрес итеп хисап тотарга өйрәтәм сезне хәзер. Әгәр дә күрсәткечләрегез 10 процентка кимегән икән, "менә 10 процентка кимеде шул әле" дип мәмиләнеп акланып тормагыз. "Безнең фаразлар буенча 20 процентка кимергә тиеш иде, әмма безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 10 процентка гына кимеде" дип хисап тотыгыз.
😁32👍21🔥3
Кайбер җырчылар бөтенләй югалды, име? Мәсәлән, теге кем. Кем әле ул? Исеме дә искә төшми инде менә.
🤔19👍2
Татар блогерлары ни өчен ике телне кушып сөйләшәләр икән ул.
Татарча яки урысча начар белгәнгәме, яисә ике телне дә камил белмәгәнгәме?!)
Дип сорый укучыбыз.
Татарча яки урысча начар белгәнгәме, яисә ике телне дә камил белмәгәнгәме?!)
Дип сорый укучыбыз.
🤔10😁4👎2👍1
Йорт төзегәндә цементны әзрәк салырга була, тактаның түбәнрәк сортлысын кулланырга була. Заказчик моның берсен дә белмәячәк. Әмма Аллаһы Тәгалә беләчәк. Кешегә эш эшләгәндә үзегезгә эшләгән кебек эшләгез.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍42
Бер кузов тулы кар төягән КамАЗ күрдем әле генә. Аңламадым. Кайлардан җыйган?
❤10🔥7😁6👍1
Кайбер кешеләрнең эше шул ягы белән авыр - гел аягөсте торасы икән. Үзеңдә андый эш булмагач бик белмисең. Ә ул кешеләр бик азаплана икән. Кич аяклар сызлый ди. Нәрсәләрдер сөртергә кирәк ди. Олыгайган көнне бу эшнең "җимешләре" бик сиздерә ди. Сезнең эш андый түгелдер бит?
❤14👍4
Хәрефләре якын булу сәбәпле ОК дип басканда еш кына ОЕК дип китә. Бәлки татарча ОК урынына ОЕК дип кенә сөйләшербез?
😁25
Мәскәүдә шундый очраклар бар икән. Йорт 20, 30 яки 40 катлы. Ә лифтлар кайвакыт ватылып, аларны берничә көн ремонтлыйлар. 40нчы этажга тәпиләп йөрисең. Ужас бит бу. Сездә нихәлләр? Базыгызга су төшмиме?
😁28👍3🤔1
Биткоин бәясе кисәк төшкән. Бабаегыздан яшереп кенә алып куйган биткоиннарыгыз юк идеме?
😁15