Әле аудиохәбәр яздырып җибәргәч, аны кат-кат тыңлый торган гадәтегез дә бардыр.
😁37❤1
Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликоваларның кече улы танылган музыкант һәм педагог Гайсә Маликов тиздән өйләнергә җыена. Бу турыда ул «Матбугат.ру»га хәбәр итте.
Кызның исемен әйтмәде. «Әлегә сер булып калсын. Сөйгәнем белән дүрт ел танышбыз, ике ел очрашып йөрибез. Мин аны бик яратам һәм үпкәләткән чакларым өчен гафу үтенәм», - диде.
Яшь парны чын күңелдән котлыйбыз.
Кызның исемен әйтмәде. «Әлегә сер булып калсын. Сөйгәнем белән дүрт ел танышбыз, ике ел очрашып йөрибез. Мин аны бик яратам һәм үпкәләткән чакларым өчен гафу үтенәм», - диде.
Яшь парны чын күңелдән котлыйбыз.
❤22👍10🙏3😁1
Телефоныңа бер сәгать карамый торсаң, 100 төрле хәбәр һәм уведомление килгән булыр. Кайберләре хәтта сиңа. Кайберләре хәтта срочный. Аннары шуларны ярты сәгать аралыйсың. Нишләдек соң без?) Болай түгел идек бит без?)
🤔17👍5🔥4😢2
Сездә авылда рәхәт. Ә менә бездә шәһәрдә бик уңайсыз. Бер товар бер маркетплейска килә, икенче товар - икенчесенә. Тәк чабып йөрибез ике арада.
😁29😢1
Бервакыт мәчеткә йөргән бер кардәш әйтә. Хәзрәт, минем телефонда тапать иткән фәлән кадәр акчам бар, шуны долларга әйләндереп чыгарам да мәчеткә сәдака бирәм ди.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍15😁7❤1
Бүген эш буенча бер кыз белән таныштым. Исеме - Сэсэг. Бурят исеме икән. Чәчәк дигәнне аңлата. Татар теле бурят теле белән дә охшаш чтоли ул?
👍1
Ирләр һәм хатын-кызлар хезмәт хакын аерым санаганнар. Татарстанда уртача хезмәт хакы ирләр арасында 79,6 мең сум, ә хатын-кызлар арасында 50,8 мең сум икән. Моннан нинди нәтиҗә ясарга була?
👍7
Бер танышым әйтә. Мин кием-салымга әллә ни таләпчән түгел ди. Нәрсә бар шуны киям ди. Ә менә аяк киеменә бик таләпчән, кыйммәтлене генә алам ди. Гаиләбездә бөтен кеше өйгә кайтып керүгә аяк киемнәрен юып-сөртеп куя ди. Ниндирер тәрбияли торган спрейлар, кремнар, щеткалар, җиһазлар да алалар икән.
Шундый бер сәерлек микән бу? Әллә нормаль күренешме? Арагызда бармы шундый кешеләр? Аяк киемен йорт хайваныннан да якынрак күрә торган?
Шундый бер сәерлек микән бу? Әллә нормаль күренешме? Арагызда бармы шундый кешеләр? Аяк киемен йорт хайваныннан да якынрак күрә торган?
😁5👍2❤1