Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Сезнең шулай буламы? Ватсап группада тузынып талашалар. Аннары тынычланалар. Аннары ярты көн узгач, бер соңга калып йөрүче "согласна" дип үз фикерен язып куя. Әмма аның белән талашырга инде берәүнең дә хәле калмаган була.
😁57🔥4
Әлфия Авзаловага бүген 92 яшь тулган булыр иде. Кайсы җырларын яратасыз?
13👍5
Олег Газмановка ничә яшь - ул шуның кадәр отжимание ясаган. Хәзер 73 яшь - 73 тапкыр ясый. Моны телевизордан ишетеп алган бер танышым ух-пух килеп отжимание ясый хәзер. Ничә яшь икәнен әйтмим инде. Ә сезгә ничә отжимание ясыйсы? Шул кадәрне ясый аласызмы?
😁252
Дөньяда шундый кешеләр бар. Машина кредитының әле күп өлеше түләнеп бетмәгән, әмма ул тагын да ялтыравыклырак машинага кызыгып, бу машинасын трейд-ин буенча тапшыра да, тагын да зуррак кредит ала. Сез алай итмәгез, яме.
👍20😁8
Моңа исем табыйк әле?
🔥21
2024 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 72 мең сумны тәшкил иткән дип язалар. Ну сез 72 мең генә аласыздыр бит инде?
😁30🤔10👍4
Күп кенә гаиләләрдә хатын сериаллар карый икән, ә ире компьютерда уйный. Шундый бәйлелек икесендә дә. Сездә алай түгелдер бит инде?
🤔13👍1
Кыскасы, эш нәрәте мондый сезгә бүген. Теге кемгә шалтыратыгыз. Кем әле ул. Ул булмаса, тегеңә. Әйтегез, аңлатыгыз, табыгыз. Телегез бар бит, сөйләшегез. Булмаса, булдырыгыз. Вакыт бара бит, эшләргә кирәк. Сроклар турында онытмагыз. Ну, белмим инде, үзегез уйлап табыгыз нәрсә эшлисен һәм ничек итеп. Башыгыз бар бит. Башкарасы эшне башкарырга кирәк, эшлисе эшне – эшлисе.
😁62👍104
Маркетплейсларда иң кыйммәтле ир-ат кроссовкилары 40 мең сум тора. Хатын-кызныкы - 60 мең сум. Хатын-кызның эшләүгә әзрәк материал китә. Моннан нинди нәтиҗә ясарга була?
Кичә бер җирдә мондый сөйләшү булды:
- Миннән ничә сум?
- 900.
- Сайтыгызда 1000 дигән бит.
- Сезгә 10% ташлама.
- Ә ни өчен? Ташламаны аны ни өчендер бирәләр бит.
- Килгәнегез өчен. Менә килгәнсез бит.
😁29🔥2
Танылган фотожурналист, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Курамшин 15 гыйнвар көнне вафат булган. Урыны җәннәттә булсын.
🙏15
Менә сез кешенең акчасы юк дисез. Ә Казанда бер салат 1000 сум тора торган бик күп кафе һәм ресторан эшли. Һәм күбесендә буш урын табу проблема, алдан сөйләшергә кирәк. Второй 2000 сум.
🔥20
Этләрегез, мәчеләрегез татарча аңлыймы?
1
Менә сез татар телен бай дисез. Ә сок сүзенең татарчасы юк бугай.
👍5
Танылган опера җырчысы Азат Аббасовның тууына бүген 100 ел. Ул 2006 елда арабыздан китте. Белик. Хәтерлик.
👍105🙏5
🔥3