Сезнең шулай буламы? Ватсап группада тузынып талашалар. Аннары тынычланалар. Аннары ярты көн узгач, бер соңга калып йөрүче "согласна" дип үз фикерен язып куя. Әмма аның белән талашырга инде берәүнең дә хәле калмаган була.
😁57🔥4
Әлфия Авзаловага бүген 92 яшь тулган булыр иде. Кайсы җырларын яратасыз?
❤13👍5
Олег Газмановка ничә яшь - ул шуның кадәр отжимание ясаган. Хәзер 73 яшь - 73 тапкыр ясый. Моны телевизордан ишетеп алган бер танышым ух-пух килеп отжимание ясый хәзер. Ничә яшь икәнен әйтмим инде. Ә сезгә ничә отжимание ясыйсы? Шул кадәрне ясый аласызмы?
😁25❤2
Дөньяда шундый кешеләр бар. Машина кредитының әле күп өлеше түләнеп бетмәгән, әмма ул тагын да ялтыравыклырак машинага кызыгып, бу машинасын трейд-ин буенча тапшыра да, тагын да зуррак кредит ала. Сез алай итмәгез, яме.
👍20😁8
2024 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 72 мең сумны тәшкил иткән дип язалар. Ну сез 72 мең генә аласыздыр бит инде?
😁30🤔10👍4
Күп кенә гаиләләрдә хатын сериаллар карый икән, ә ире компьютерда уйный. Шундый бәйлелек икесендә дә. Сездә алай түгелдер бит инде?
🤔13👍1
Кыскасы, эш нәрәте мондый сезгә бүген. Теге кемгә шалтыратыгыз. Кем әле ул. Ул булмаса, тегеңә. Әйтегез, аңлатыгыз, табыгыз. Телегез бар бит, сөйләшегез. Булмаса, булдырыгыз. Вакыт бара бит, эшләргә кирәк. Сроклар турында онытмагыз. Ну, белмим инде, үзегез уйлап табыгыз нәрсә эшлисен һәм ничек итеп. Башыгыз бар бит. Башкарасы эшне башкарырга кирәк, эшлисе эшне – эшлисе.
😁62👍10❤4