Кайбер әбиләр бабайлары белән бергә йөри. Әйтик, кибеткә, прогулкага. Ә кайберләре әби аерым, бабай - аерым. Ник алай икән? Аларның мәхәббәтләре алай ук любовь түгел чтоли?
😁30👍3
Сезнең шулай буламы? Ватсап группада тузынып талашалар. Аннары тынычланалар. Аннары ярты көн узгач, бер соңга калып йөрүче "согласна" дип үз фикерен язып куя. Әмма аның белән талашырга инде берәүнең дә хәле калмаган була.
😁57🔥4
Әлфия Авзаловага бүген 92 яшь тулган булыр иде. Кайсы җырларын яратасыз?
❤13👍5
Олег Газмановка ничә яшь - ул шуның кадәр отжимание ясаган. Хәзер 73 яшь - 73 тапкыр ясый. Моны телевизордан ишетеп алган бер танышым ух-пух килеп отжимание ясый хәзер. Ничә яшь икәнен әйтмим инде. Ә сезгә ничә отжимание ясыйсы? Шул кадәрне ясый аласызмы?
😁25❤2