Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Танылган шагыйрә Нәҗибә Сафина вафат
🙏21😢71
Forwarded from Луиза Янсуар_Точка сборки (Луиза Шарова)
НӘҖИБӘ АПА

Син китәсең карлар куенына.
Карлар ап-ак, ап-ак, Нәҗибә апа.
Бар җыелган дөнья керен алар
Агартырга җитә, яктыртырга.

Син китәсең җырлар куенына.
Җырга гына эленеп тора да бит -
Безнең язмыш җирдә гомер бакый.
Һәм юк та ул җырдан артык бәхет.

Син китәсең тынлык куенына.
Даулар кала артта, давыллары -
Ватаныңның.
Һәм табанны ярган
Басуларның арыш камыллары.

Яулар кала - яулап бетералмас.
Хагы кала һәм нахагы илнең.
Анда артык сүзләр кирәкмидер.
Пышылдау да җитәр:
"Менә, килдем..."

Син китәсең яратканнар көткән
Тарафларга... -
Кочсын алар сине!
Көлешегез бергә, рәхәтләнеп:
"Булганбыз, - дип, - шундый зирәк... тиле!.."

Әбелхәят җиле тигән чакта
Яфракларга һәм тук башакларга,
Мин танырмын... елмаермын тып-тын:
Алар анда, диеп, и шатлана...

Хакыйкатьнең, ничә битлек белән
Капласаң да, барыбер бар икәнен -
Күреп, бәлки?
Үзләренең бездә -
Йөрәкләрдә -
Сулыгып, и типкәнен.

Хәвефе дә, гайбәте дә илнең
Кала әле, золым, гарасат та.
Без күрербез безгә язганнарны,
Кай дәвердә кабат яралсак та.

Карлар ап-ак, ап-ак, Нәҗибә апа.
Карлардан да аграк сиңа - догам:
Бар җыелган дөнья зары - калсын...
...Яктысында уян!

11 гыйнвар 2025
Казан


#нәҗибәапа
#нәҗибәсафина
#шигърият
🙏32😢125👍5
Укучыларыбыз кайвакыт "Яңа ел узмады, башланды гына бит әле", дип язалар. Бу нисбәттән гел буталчык килеп чыга.

Аңлатабыз.

Яңа ел - ул бәйрәм атамасы, шуңа баш хәрефтән языла, Яңа ел узды инде, җәмәгать.

яңа ел - ул яңа килгән ел, кечкенә хәрефтән языла, чөнки атама түгел, ул 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

"БеЛИК БЕЗ" рубрикасы))
👍448🔥4🤔1
Сөтне бик аерасыз, анысын аңладык. Ә күкәйне аерасызмы? Кибеттә 10-15 төрле варианты бар. Ничек сайларга? Боларны да дизайн буенчамы? Күкәйне ашап карагач, менә монысын фәлән оешманың тавыклары салган, монысы төгән оешманыкы дип аера аласызмы?
😁23👍5🤔1
Минем шундый танышым бар. Аңа чәч кистерергә Казанның төрле почмакларыннан киләләр. Ялыналар әле, 15 минут вакытыңны тап инде дип.

Минем бер танышым бар. Отделка белән шөгыльләнә. Заказлары бер елга язылып куелган.

Минем бер танышымның танышы бар. Ковка белән шөгыльләнә. Мәскәүләргә ясый, бик кыйбатка. Ошаткан формаларны гына ясый, ошамаса алынмый да.

Минем бер танышымның танышы бар. Кайчыларны оста кайрый, медицина коралларын кайрый. Минем кебек оста спициәлист Казанда икәү генә ди.

Сезнең дә шундый танышларыгыз бармы? Әллә үзегез дә шундый танышмы?
🤔12😁11👍9
Урман рестораны
👍195
Укучыбыз яза:

Татарстан өстеннән крйрыклы йолдыз оча диләр. 18 гыйнварга кадәр күренәчәк имеш. Балконга чыгып төшердем - койрыклы йолдызмы бу, койрыксызмы?
👍91
Карлы яңгыр, карлы яңгыр фаразлый бүген синоптиклар
👍6
Кайбер әбиләр бабайлары белән бергә йөри. Әйтик, кибеткә, прогулкага. Ә кайберләре әби аерым, бабай - аерым. Ник алай икән? Аларның мәхәббәтләре алай ук любовь түгел чтоли?
😁30👍3
Кар күпме, кар бабай да шундый, дип җибәрде укучыбыз
😁13👍113🔥1
Әллә питрәчинский, әллә куюковский телдә язылган инде?

Дип җибәрде укучыбыз.
😁23🤔3👍1
ди МЧС

Үзегезне саклагыз.
😢11👍4
👍4
Язмыш сүзе кергән ничә газета бар ул татарда?
👍5
Может это судьба?
👍4😁1