Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Уважаемые знатоки! Внимание, правильный ответ
👍9
Кичә 7 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Габдразак Нургали улы Мингалиев бакыйлыкка күчте.

Ул бик күп җырлар авторы, аның иҗат әсәрләре Салават Фәтхетдинов, Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Закир Шаһбан, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар һ.б. бик күп җырчылар репертуарында бар.

“Матбугат.ру”га билгеле булганча, танылган композиторны соңгы юлга бүген Балык Бистәсе районы Масловка авылыннан озатачаклар. Җәсәде шушы районның Олы Елга зиратына иңдереләчәк.

Кеше китә, җырлары кала.

Габдразак аганың урыны җәннәттә булсын.
😢23👍8🙏6
Ут-суның кадерен утсыз-сусыз калгач аңлыйсың
👍28
19.00 телефоннарны алып кую

20.00 саф һава сулап керү

21:00 отбой
👍34
Беренче эш көнендә җиңелчә эшләр генә башкарыгыз, ди психологлар. Мәсәлән, кәгазьләрне бер папкадан икенчесенә күчерү. Мөгаен, бүген шулай итәрмен дә.
😁322👍1
Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләрмен дигән эшләр исемлеген күрсәтимме сезгә? Ярар, күрсәтмим инде.
😁27
Кунаклар китә авылдан
Уф-уф, килеп, көенеп
Күчтәнәч тыга әбиләр
Шөкер, диеп сөенеп.

Каникуллар тиз үтте, дип
Оныклары елаша
Әтиләре, әниләре
Юк-барга да... талаша.

Кәефсез чагы дөньяның
Мөлдерәп тулган күңел
Нигә шушы кышкы яллар,
Тагын да озын түгел?!

Мунча кереп, бәлеш ашап
Үткән көннәр, сизелми...
Бу шәһәр ялкауларына
Әл дә авыл түземле.

...Авыл гөрли, гүя бәйрәм
-Китәләр бит, китәләр!!!
Әбиләр дә, бабайлар да,
Туганнар да, кодалар да
Бар да яллар итәрләр!

Мирһади Разов
👍3722
Гөмбә чыкмас микән?
😁43🔥1
Матур тәрҗемә чыккан, ахры
👍38🔥11
Яңа ел узып китте, гаилә белән шакмаклы күлмәк киеп чыршы янында фотосессия төшәргә ник башыбызга килсен
😁363👍1🤔1😢1
Кеше байлыгына кызыкмагыз, көнләшмәгез. Аллаһы Тәгалә сезгә насыйп иткән мал сезнеке булачак. Җомга мөбарәк булсын!
45🙏16👍3
Бүген Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиевага 59 яшь тулды. Әмма, шулай насыйп булган, бүген аның иң авыр көннәреннән берседер. Бүген ул үзенең энесен җирли. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, Резидәнең энесе начар авырудан үлеп киткән. Резидәнең гаиләсенә, якыннарына сабырлык теләп калабыз. Энегезнең урыны җәннәттә булсын 🤲
😢32🙏264👍2
Бүген Салават Фәтхетдиновка 65 яшь тулды. Котлыйбыз!

Иң яраткан җырыгыз нинди? Прәм иң яраткан?
27👍4
Укучыларыбыз арасында бу арада төрле авырлыклар кичерүче, сынаулар узучы кешеләр бардыр. Сынауны шөкер итеп, сабыр итеп кичерсәң, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирәчәк, диделәр бүген Җомга вәгазендә.
34🙏17
Менә сез татар телен бай дисез, ә "подсказка" сүзенең татарчасы юк
🤔3👍1
Минем бер танышым әйтә, иң авыр эш кеше белән эш итә торган эш ди. Кассир, кибетче, кондуктор, оператор, маркетплейста товар бирүче һ.б. Нүжәли шулай? Сезнең арада кеше белән эш итүче кешеләр бармы? Мин бөтен кешене дә яхшы кеше дип уйлап йөрим бит.
😁303👍2