Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.78K photos
728 videos
1 file
395 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
1 гыйнвардан йөгерә башлау киләсе елга калды инде
😁40
Тәрәзәләрдәге утларга, юллардагы машиналарга, кешеләрнең йөзләренә караганда бүген инде эш көне сыманрак күзаллана.
👍18😁3
Кытыкларым килеп китте
😁40🤔2
Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева вафат
🙏111
Чит регион машинасына мөмкин булган җирдә юл бирегез, менә Татарстан халкы нинди икән дип уйласын.
13😁11🔥5
Без бу гаджетлар белән тагын бер нәрсәне югалтканбыз бит. Келт-келт-келт эшләп утыручы сәгатьләрне. Бүген бер йортта булган идем, ике сәгать кеткелдәп утыра. Бер караганда, вакытның чикле икәнен искә төшереп, ачу китерә сыман. Ә юк. Киресенчә. Ничектер тынычландыра даже. Дәү әнидә шундый сәгать бар иде. Сездә бармы?
👍29
Нинди генә җыр юк дөньяда. Әле мондые да бар иде:

Һәр Яңа ел бергә бокал күтәргәндә
Ходаемнан сорыйм бер теләк
😁29👎83👍2🔥2
Шоу-бизнеста танылган шәхесләр Мурат Гайсин һәм Сөмбелә Яркәева серләрен ачты.

"Әйе, яшердек. Бүген әйтәбез. Без күптән бергә", - ди алар.

"Йөрәгем башканы пар итмәс", - дип тә өсти Мурат.

"Матбугат.ру" яңа туган гаиләгә бәхет тели!
👍282
"Мин сине беләм ич, кем әле син?" рубрикасы.

"Казан утлары"ннан тарихи бер фото. Кемнәрне таныдыгыз? Соңрак җавапларны элербез.
👍9
Уважаемые знатоки! Внимание, правильный ответ
👍9
Кичә 7 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Габдразак Нургали улы Мингалиев бакыйлыкка күчте.

Ул бик күп җырлар авторы, аның иҗат әсәрләре Салават Фәтхетдинов, Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Закир Шаһбан, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар һ.б. бик күп җырчылар репертуарында бар.

“Матбугат.ру”га билгеле булганча, танылган композиторны соңгы юлга бүген Балык Бистәсе районы Масловка авылыннан озатачаклар. Җәсәде шушы районның Олы Елга зиратына иңдереләчәк.

Кеше китә, җырлары кала.

Габдразак аганың урыны җәннәттә булсын.
😢23👍8🙏6
Ут-суның кадерен утсыз-сусыз калгач аңлыйсың
👍28
19.00 телефоннарны алып кую

20.00 саф һава сулап керү

21:00 отбой
👍34
Беренче эш көнендә җиңелчә эшләр генә башкарыгыз, ди психологлар. Мәсәлән, кәгазьләрне бер папкадан икенчесенә күчерү. Мөгаен, бүген шулай итәрмен дә.
😁322👍1
Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләрмен дигән эшләр исемлеген күрсәтимме сезгә? Ярар, күрсәтмим инде.
😁27
Кунаклар китә авылдан
Уф-уф, килеп, көенеп
Күчтәнәч тыга әбиләр
Шөкер, диеп сөенеп.

Каникуллар тиз үтте, дип
Оныклары елаша
Әтиләре, әниләре
Юк-барга да... талаша.

Кәефсез чагы дөньяның
Мөлдерәп тулган күңел
Нигә шушы кышкы яллар,
Тагын да озын түгел?!

Мунча кереп, бәлеш ашап
Үткән көннәр, сизелми...
Бу шәһәр ялкауларына
Әл дә авыл түземле.

...Авыл гөрли, гүя бәйрәм
-Китәләр бит, китәләр!!!
Әбиләр дә, бабайлар да,
Туганнар да, кодалар да
Бар да яллар итәрләр!

Мирһади Разов
👍3722