Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.78K photos
728 videos
1 file
395 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Бер генә айның да татарча аерым атамасы юк. Нигә гыйнварга гына болай аерымланып йөрү кирәк булды икән?
14😁7
Яңа елда нинди ТВ-каналлар карадыгыз? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
👍2
Ленин дамбасы буйлап узган идем. Мәхшәр. Юл бөкеләре. Бөтен Казан үзәк чыршыга юл тоткан ахры. Сездә авылда нихәлләр, доложите обстановку.
😁11
Кассир кызлар "хорошего дня" дип саубуллаша. Бер генә көнгә яхшылык телиләр булып чыга бит. "Хорошей жизни" дип саубуллашсыннар.
👍18😁15🔥2🤔1
Руслар Кыш бабай сүзен әйткәндә бабайны каядыр куалар сыман, име?
😁15👍1
Татар ул шундый
😁35🔥8😢6🤔5👍4
Телевидениядә дип язмагыз әле. Тиәтердә дигән кебегрәк яңгырый.
😁16🔥1
Бер танышым әйтә, табигатьтә учакта пешерелгән ашны гына уха дип атарга ярый ди. Өйдә пешерелгәне просто балык ашы, рыбный суп дип атала ди. Нүжәли шулай?
🤔13😁3👍1
Флюра Талипованың 90 яшьлек әнисен ватрушкада йөрткәннәр

Видеосы: https://matbugat.ru/news/?id=46196
10🔥8👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда буран, мин өйдә торам
👍81
Кешегә язуым була - шундук укыйлар. Сез телефонда яшисез мәллә ул?
😁47👍6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Түбән Камада бер хатын МЧСка шалтыраткан. Бетон торбага кысылып калдым дигән. Коткаручылар килеп җиткәч, кызыклы фактлар ачыклана. Бу хатын-кыз үзен торбадан азат иткән, әмма анда этләр кала бирә. Әлеге хатынның максаты да шушы дүрт аяклы дусларны коткару булган икән.

Эш шунда ки, этләр 31 декабрь көнне яңгыраган салют һәм петарда тавышларыннан куркып, шушында куыш тапканнар. Һәм кире чыга алмаганнар. МЧС хезмәткәрләре кувалда, бензорез һәм гидравлик корал ярдәмендә өч этне тозактан азат иткән.
🙏15👍4👎1
Бүген ничәсе ул?
😁24🤔12👍1
Сез циркка билет бәяләрен күрдегезме ул? Ничә сум булса да, буш урыннар юк. Бер караганда, базар икътисады шартларында яшибез, икенче яктан, бик күп балалар нәүмиз кала. Цирк ул хәзер байлар өчен генә доступный сәнгать төре чтоли? 🤔

Циркка бардыгызмы? Ничә сумга?
👍12
Балалар белән тау шуарга чыктык. Бөтен ата-ананың кулында телефон. Бөтенесе үз балаларын видеога төшерә. Ужас. Мин дә шулай иттем.
😁238
Татарда иң оригиналь койма, мөгаен, Нәҗип Бәдретдиновтадыр. 2016 елда без бу койма турында язган идек инде. Шушы көннәрдә койманың язмышы белән кабат кызыксындык. Исән-саумы койма? “Әйе, исән!” - диде Нәҗип абый.

Танылган баянчы Лаеш районы Усад авылындагы Жиркомбинат дигән җирдә яши. Коймадагы ноталарны Нәҗип абый үзе сварка белән эретеп ябыштырган. “Түгәрәк өлешләрен кисәр өчен махсус җиһаз алырга туры килде,” - диде хуҗа кеше “Матбугат.ру” хәбәрчесенә.

Берзаман Казан консерваториясе профессоры Илсур Айнатуллов эш буенча Лаеш районы Усад авылына килә. Караса, бер йортнын коймасы ноталар рәвешендә эшләнгән. Илсур әфәнде үзе сизмәстән “И, Туган тел”не көйли башлый. “Кем яши монда?” - дип сорый профессор. Нәҗип Бәдретдинов, дип җавап бирә аңа “Җырлыйк әле” авторының күршесе.

Ноталарга бәс кунгач, алар аеруча матур күренә. Шәп бит?

Ә син туган телеңне популярлаштыру өчен нәрсә эшләдең?))
👍58🔥96