Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.78K photos
728 videos
1 file
395 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Гыйнвар аена Казан буенча намаз вакытлары
16👍3
Психологлар әйтә, 1 гыйнвар көнне дә яратып эшли торган эшегез булсын, ди. Сезнең шундый эшегез бармы? Менә мин, мәсәлән, блог алып барам ))
20🔥3👍1
Укучыбыз җибәргән. Сезне кайгыртып инде.
🙏13🤔1
Бер генә айның да татарча аерым атамасы юк. Нигә гыйнварга гына болай аерымланып йөрү кирәк булды икән?
14😁7
Яңа елда нинди ТВ-каналлар карадыгыз? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
👍2
Ленин дамбасы буйлап узган идем. Мәхшәр. Юл бөкеләре. Бөтен Казан үзәк чыршыга юл тоткан ахры. Сездә авылда нихәлләр, доложите обстановку.
😁11
Кассир кызлар "хорошего дня" дип саубуллаша. Бер генә көнгә яхшылык телиләр булып чыга бит. "Хорошей жизни" дип саубуллашсыннар.
👍18😁15🔥2🤔1
Руслар Кыш бабай сүзен әйткәндә бабайны каядыр куалар сыман, име?
😁15👍1
Татар ул шундый
😁35🔥8😢6🤔5👍4
Телевидениядә дип язмагыз әле. Тиәтердә дигән кебегрәк яңгырый.
😁16🔥1
Бер танышым әйтә, табигатьтә учакта пешерелгән ашны гына уха дип атарга ярый ди. Өйдә пешерелгәне просто балык ашы, рыбный суп дип атала ди. Нүжәли шулай?
🤔13😁3👍1
Флюра Талипованың 90 яшьлек әнисен ватрушкада йөрткәннәр

Видеосы: https://matbugat.ru/news/?id=46196
10🔥8👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда буран, мин өйдә торам
👍81
Кешегә язуым була - шундук укыйлар. Сез телефонда яшисез мәллә ул?
😁47👍6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Түбән Камада бер хатын МЧСка шалтыраткан. Бетон торбага кысылып калдым дигән. Коткаручылар килеп җиткәч, кызыклы фактлар ачыклана. Бу хатын-кыз үзен торбадан азат иткән, әмма анда этләр кала бирә. Әлеге хатынның максаты да шушы дүрт аяклы дусларны коткару булган икән.

Эш шунда ки, этләр 31 декабрь көнне яңгыраган салют һәм петарда тавышларыннан куркып, шушында куыш тапканнар. Һәм кире чыга алмаганнар. МЧС хезмәткәрләре кувалда, бензорез һәм гидравлик корал ярдәмендә өч этне тозактан азат иткән.
🙏15👍4👎1
Бүген ничәсе ул?
😁24🤔12👍1
Сез циркка билет бәяләрен күрдегезме ул? Ничә сум булса да, буш урыннар юк. Бер караганда, базар икътисады шартларында яшибез, икенче яктан, бик күп балалар нәүмиз кала. Цирк ул хәзер байлар өчен генә доступный сәнгать төре чтоли? 🤔

Циркка бардыгызмы? Ничә сумга?
👍12