Психологлар әйтә, 1 гыйнвар көнне дә яратып эшли торган эшегез булсын, ди. Сезнең шундый эшегез бармы? Менә мин, мәсәлән, блог алып барам ))
❤20🔥3👍1
Бер генә айның да татарча аерым атамасы юк. Нигә гыйнварга гына болай аерымланып йөрү кирәк булды икән?
❤14😁7
Ленин дамбасы буйлап узган идем. Мәхшәр. Юл бөкеләре. Бөтен Казан үзәк чыршыга юл тоткан ахры. Сездә авылда нихәлләр, доложите обстановку.
😁11
Кассир кызлар "хорошего дня" дип саубуллаша. Бер генә көнгә яхшылык телиләр булып чыга бит. "Хорошей жизни" дип саубуллашсыннар.
👍18😁15🔥2🤔1
Бер танышым әйтә, табигатьтә учакта пешерелгән ашны гына уха дип атарга ярый ди. Өйдә пешерелгәне просто балык ашы, рыбный суп дип атала ди. Нүжәли шулай?
🤔13😁3👍1
Флюра Талипованың 90 яшьлек әнисен ватрушкада йөрткәннәр
Видеосы: https://matbugat.ru/news/?id=46196
Видеосы: https://matbugat.ru/news/?id=46196
❤10🔥8👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Түбән Камада бер хатын МЧСка шалтыраткан. Бетон торбага кысылып калдым дигән. Коткаручылар килеп җиткәч, кызыклы фактлар ачыклана. Бу хатын-кыз үзен торбадан азат иткән, әмма анда этләр кала бирә. Әлеге хатынның максаты да шушы дүрт аяклы дусларны коткару булган икән.
Эш шунда ки, этләр 31 декабрь көнне яңгыраган салют һәм петарда тавышларыннан куркып, шушында куыш тапканнар. Һәм кире чыга алмаганнар. МЧС хезмәткәрләре кувалда, бензорез һәм гидравлик корал ярдәмендә өч этне тозактан азат иткән.

🙏15👍4👎1