Шушы яшькә җитеп "Москва слезам не верит" киносын караганым булмаган икән. Мин аны Фрося турындагы фильм дип торам бит. Фрося Мәскәүгә килеп, укырга керә алмаган да, елаган дип уйлый идем. Анысы "Приходите завтра" икән.
😁41👍4❤2
Әгәр дә сез бу хәбәрне укыйсыз икән, белегез: без сезгә яңа 2025 елда иң якты теләкләр генә телибез. 2025 елда гаиләгездә бар да яхшы булсын, яме.
🙏79❤45👍9🔥5
Психологлар әйтә, 1 гыйнвар көнне дә яратып эшли торган эшегез булсын, ди. Сезнең шундый эшегез бармы? Менә мин, мәсәлән, блог алып барам ))
❤20🔥3👍1
Бер генә айның да татарча аерым атамасы юк. Нигә гыйнварга гына болай аерымланып йөрү кирәк булды икән?
❤14😁7
Ленин дамбасы буйлап узган идем. Мәхшәр. Юл бөкеләре. Бөтен Казан үзәк чыршыга юл тоткан ахры. Сездә авылда нихәлләр, доложите обстановку.
😁11
Кассир кызлар "хорошего дня" дип саубуллаша. Бер генә көнгә яхшылык телиләр булып чыга бит. "Хорошей жизни" дип саубуллашсыннар.
👍18😁15🔥2🤔1
Бер танышым әйтә, табигатьтә учакта пешерелгән ашны гына уха дип атарга ярый ди. Өйдә пешерелгәне просто балык ашы, рыбный суп дип атала ди. Нүжәли шулай?
🤔13😁3👍1