Эчке якны да, тышкы якны да кайгыртыйк. Беркөнне сәүдә үзәгендә танышымны очраттым. Хәзрәт, инде 5 сәгать күлмәк эзлибез, ди. Шул 5 сәгатьне намаз укып үткәрсәң, дип уйлап куйдым. Күлмәкне юу бик җиңел, стиралкага салдың да, бер төймәне генә басасы. Калебне алай гына юып булмый. Калебебез чиста булсын!
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍33❤4
Элек авылларда һәм район үзәкләрендә кар сыннары ясаталар иде. Кар булмаса фанердан. Андый мода бетте мәллә ул?
❤12😁3
Илгиз Зәйниевны Камал театрына директор итеп куялар, дип яза "Бизнес Онлайн". Элеккеге директор Илфир Якупов аның беренче замы булып калырга мөмкин ди. Шул ук вакытта Илгиз Зәйниев "Әкият" театрын дә җитәкләячәк ди. Нүжәли шулай? Шулай булса, матбугатрулылар пичәт сугамы?
👍13🤔9👎6❤1🔥1
Күрше әйтә. Азык-төлек сата торган зур гипермаркетка кызык өчен генә кергән идем, алма төшәрлек урын да юк, ужас ди. Башка кешеләр дә кызык өчен генә кергәннәрдер инде.
😁29
Мин авылга кайттым әле үзем генә,
Кояш баеп бара иде үз көенә.
Туган йортны күреп, җаным мең сөенә,
Кайту рәхәт әти салган үз өеңә.
Тәрәзәгә төшкән шәфәкь кызыллыгы,
Һәм сүрелгән җәйге көннең кызулыгы.
Сокландыра авылымның хозурлыгы,
Тауларының биеклеге һәм зурлыгы.
Тәрәзләрдән миңа яран гөлләр карый,
Карт алмагач салмак кына чәчен тарый.
Ишегалды яшел келәм – ул да ярый,
Каршы алыр кешем генә каршыламый...
Мин авылдан бер ялгызым китеп барам.
Күптән инде җөйләнде күк йөрәк ярам.
Тик шулай да, ерагаймый һаман арам,
Хыялымда әнкәй дәшә:
«Кайт син, балам!»
Рәфкатъ Шаһиев
Кояш баеп бара иде үз көенә.
Туган йортны күреп, җаным мең сөенә,
Кайту рәхәт әти салган үз өеңә.
Тәрәзәгә төшкән шәфәкь кызыллыгы,
Һәм сүрелгән җәйге көннең кызулыгы.
Сокландыра авылымның хозурлыгы,
Тауларының биеклеге һәм зурлыгы.
Тәрәзләрдән миңа яран гөлләр карый,
Карт алмагач салмак кына чәчен тарый.
Ишегалды яшел келәм – ул да ярый,
Каршы алыр кешем генә каршыламый...
Мин авылдан бер ялгызым китеп барам.
Күптән инде җөйләнде күк йөрәк ярам.
Тик шулай да, ерагаймый һаман арам,
Хыялымда әнкәй дәшә:
«Кайт син, балам!»
Рәфкатъ Шаһиев
👍57❤13
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Актаныш районында бүген куркыныч авария булган. Җиңел автомобиль башта бетонга килеп бәрелә, аннары аны каршы як полосага ыргыта. Машина йөртүче һәм 3 пассажир вафат. Юлларда сак булыгыз. Аеруча караңгы трассада.
😢25😁4👍1
Бер танышым әйтә, каз итеннән каз ите тәме килми хәзер ди (кибетнеке түгел). Казлар да подделка чтоли хәзер?
😁13
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тагын авиаһәлакәт килеп чыккан (( Бу юлы Көньяк Кореяда. Боинг 737 бортында очкан 181 кешенең икесе генә исән калган, дип хәбәр итәләр((
😢33👍4
Монда удмурт укучыларыбыз да бар иде бугай. Удмурт авылларында йортлар кызыклы эшләнгән. Алар, гадәттә, ике каттан тора. Аскы йорт һәм өске йорт дип йөртелә. Аскы йорт җир эчендә үк урнашкан, подвал сыман, тәрәзәләре җиргә үк чыга. Бу йортта көнкүреш эшләр башкарыла. Ә өске йорт чиста як, затлы як санала. Бер караганда, бик практично бит бу. Удмурт авылларында булганыгыз бармы?
👍11❤2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Мөслим районы Камаловлар гаиләсе барыгызны да Яңа 2025 ел белән тәбрик итә
🔥24👍16❤5
Сезгә бүләк иткән әйберне шундук ачарга тотынмагыз. Башка кешеләрне дә бүләклисегез бар бит, шуны гына бүләк итәрсез.
😁24🔥4👍1