Назар дигән әллә борынгы грек, әллә борынгы яһүди исем бар. Русларда да очраштыргалый. Ни татарга, ни башкортка катнашы юк сыман. Әмма Наҗар Нәҗмине русчага тәрҗемә иткәч, Назар Наджми булып чыккан. Русча шулай йөри дә. Кызык, әйеме?
👍6❤5
Элек 3 литрлы банкада чәй гөмбәсе асрыйлар иде, андый мода бетте мәллә ул хәзер?
👍10😁5
Әйтегез әле миңа, ния бөтен спектакльләр бертөрле башлана?
Караңгы сәхнә. Сәер генә киенгән бер герой чыгып нидер эшли, бик озак йөри. Башта сәхнәнең бер башына бара, аннары икенче башына. Караңгы сәхнәдә аны точечный ут яктыртып озатып йөри. Аннары бу герой кинәт ниндидер объектка юлыгып яки абынып, куркып, сискәнеп яки егылып китә. Зал көлә. Аннары сәхнәнең икенче башыннан икенче герой килеп чыга һәм моңа эндәшә. Обязательно ярымпышылдап. Тагын бер прожектор шул геройны ала.

🤔14👍7😁6
Теш пастасы дигәннән, бер стоматолог әйтә, кеше тешен 15-20 секунд кына чистарта ди. Шуннан артыкка түземлеге җитми. 2-3 минут чистартырга кирәк ди. Моның өчен бер лайфхак бар икән: таймер урынына яраткан җырыңны куясың, шул җыр тәмамланганчы тешләреңне чистартартасың. Әйтмәдем инде хәзер җырларның озынлыгы кыскарып бетте бит дип.
😁54👍12❤4
Дөньяда иң сәер әйберләрнең берсе - "детское шампанское". Кибетләргә тутырганнар инде.
👎25
Эчке якны да, тышкы якны да кайгыртыйк. Беркөнне сәүдә үзәгендә танышымны очраттым. Хәзрәт, инде 5 сәгать күлмәк эзлибез, ди. Шул 5 сәгатьне намаз укып үткәрсәң, дип уйлап куйдым. Күлмәкне юу бик җиңел, стиралкага салдың да, бер төймәне генә басасы. Калебне алай гына юып булмый. Калебебез чиста булсын!
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍33❤4
Элек авылларда һәм район үзәкләрендә кар сыннары ясаталар иде. Кар булмаса фанердан. Андый мода бетте мәллә ул?
❤12😁3
Илгиз Зәйниевны Камал театрына директор итеп куялар, дип яза "Бизнес Онлайн". Элеккеге директор Илфир Якупов аның беренче замы булып калырга мөмкин ди. Шул ук вакытта Илгиз Зәйниев "Әкият" театрын дә җитәкләячәк ди. Нүжәли шулай? Шулай булса, матбугатрулылар пичәт сугамы?
👍13🤔9👎6❤1🔥1
Күрше әйтә. Азык-төлек сата торган зур гипермаркетка кызык өчен генә кергән идем, алма төшәрлек урын да юк, ужас ди. Башка кешеләр дә кызык өчен генә кергәннәрдер инде.
😁29