Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.79K photos
728 videos
1 file
395 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Брюссельская капуста бик кызык үсә икән. Интернеттан карагыз әле. Тагын шундый мөһим күзәтүләребез булса, оператив рәвештә хәбәр итәрбез. Ә мин әлегә йокларга киттем.
👍10😁7
Түбә асларында боз сөңгеләре, сак булыгыз!
🤔6
Минем бер танышым бар. Минем белән сөйләшкәндә сүз саен:

так ведь?
слышь
согласись

дип сөйләшә. Әгәр аның сүзләрен:

конечно
абсолютно
и не говори


дип җөпләп тормасаң, бармагы белән төртеп сөйли башлый.

Сезнең дә бармы шундый танышлар?
😁41👍4
Беркөн телевизордан да сөйләдем. Ну сез ТВ карамыйсыз бит инде, шуңа күрә монда да язам.

Бер җырчы белән сөйләшеп утырдым. Хәзер шоу-бизнес бөтенләе белән акчага буйсынган, ди. Хәтта җырларны кыскартып бетерделәр, ди. Элек җыр 3, 4, 5 минутлык иде, ә хәзер 1,5 яки 2 минутлык кына ди.

Ә при чем монда җырның озынлыгы минәйтәм. Ничек инде причем булсын. Интернетта әйләндергәндә акча 1 әйләндерү өчен түләнә ди. 10 минут эчендә 5 минутлык җырны 2 тапкыр тыңлап була, ә 2 минутлык җырны - 5 тапкыр. Математика, 1 класс.

Менә шулай. Тиздән җырлар 30 секундлы булып калмагае. Сөт пакетын 0,8 литр итеп сатканда, күкәйне "девяток яиц" дип сатканда татар җырлары гына читтә калмас бит инде.
😁24👍17😢102
Аллаһ сакласын!
🙏48👍2😁2
Боз әле урыны белән һаман да куркыныч кала бирә. Бүген Түбән Кама районында Смыловская Волжанка дигән кечкенә елгада 63 яшьлек балыкчы батып үлгән, дип хәбәр итә МЧС.
😢4👍3🤔31
Белеп тору комачауламас
👍16🙏21
Ә сез ялда нәрсә пешерәсез?
👍23
Носилки татарча ничек була?
🤔5👍2
Күп кенә яшьләрдә шундый рефлекс сыман әйбер бар: гел телефон экранын сөртеп торалар.
👍9
Биектау районы Тянь-Шань авылыннан
😁51🔥32
Гыйнвар аена намаз вакытлары. Исән булыйк.
12🙏7👍4
Ришат Төхвәтуллинга бүген Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз. Матбугатрулылар пичәт сугамы?
👍62👎116
Бер танышымның эше авыр. Кич саен эштән соң 1-2 рюмка кабып куям ди. Ә ник эчәсең, минәйтәм. Ә мин исермим бит ди, просто расслабляться итәм ди. Нүжәли мин көне буе шундый авыр эштә эшләп, кич белән бер рюмка не могу себе позволить ди.

Бер табибның әйткәне хәтеремдә. Атна азагында исергәнче эчүгә караганда көн саен исермичә, әз-әзләп эчү алкоголизмга тизрәк китерә, дигән иде.

Ирләрегезгә әйтегез. Эчмәсеннәр. Күпләп тә, әзләп тә. Хотя алар сезне барыбер тыңламый инде димәкче идем, бу юлы тыңламый гына карасыннар!
👍2410🔥1
Раяз Фасыйховка Татарстанның Халык артисты исеме бирелде. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз. Матбугатрулылар пичәт сугамы?
63👍22👎4
Күп төрле сөтләрне ничек аерырга дип язган идек бит әле? Теш пасталары белән хәл тагын да катлаулырак. Менә сез ничек сайлап аласыз аны? Кибет киштәсендә йөз төрле бит ул! Түзмәдем, бардым таныш стоматологыма, әйттем, кардәш, бу теш пасталарын ничек аерырга? Белмим ди. Ә син кайсын аласың дим. Фәлән дигән фирманыкын ди. Ник? - минәйтәм. Чөнки башкаларының дизайннары чуар, ә монысының строгий, медицинский сыманрак, ди. Әә, понятно, мин әйтәм. Бик җитди подход икән.
😁413👍2🔥1