Кайбер 50-60 яшьлек хатыннар 20 яшьлек кызлар сыман бизәнә, киенә, чәч ясый. Шулкадәр девочка булырга тырышмагыз инде, һәр яшьнең үз матурлыгы бит, апалар.
👍38😁26👎2
Брюссельская капуста бик кызык үсә икән. Интернеттан карагыз әле. Тагын шундый мөһим күзәтүләребез булса, оператив рәвештә хәбәр итәрбез. Ә мин әлегә йокларга киттем.
👍10😁7
Минем бер танышым бар. Минем белән сөйләшкәндә сүз саен:
так ведь?
слышь
согласись
дип сөйләшә. Әгәр аның сүзләрен:
конечно
абсолютно
и не говори
дип җөпләп тормасаң, бармагы белән төртеп сөйли башлый.
Сезнең дә бармы шундый танышлар?

😁41👍4
Беркөн телевизордан да сөйләдем. Ну сез ТВ карамыйсыз бит инде, шуңа күрә монда да язам.
Бер җырчы белән сөйләшеп утырдым. Хәзер шоу-бизнес бөтенләе белән акчага буйсынган, ди. Хәтта җырларны кыскартып бетерделәр, ди. Элек җыр 3, 4, 5 минутлык иде, ә хәзер 1,5 яки 2 минутлык кына ди.
Ә при чем монда җырның озынлыгы минәйтәм. Ничек инде причем булсын. Интернетта әйләндергәндә акча 1 әйләндерү өчен түләнә ди. 10 минут эчендә 5 минутлык җырны 2 тапкыр тыңлап була, ә 2 минутлык җырны - 5 тапкыр. Математика, 1 класс.
Менә шулай. Тиздән җырлар 30 секундлы булып калмагае. Сөт пакетын 0,8 литр итеп сатканда, күкәйне "девяток яиц" дип сатканда татар җырлары гына читтә калмас бит инде.

😁24👍17😢10❤2
Күп кенә яшьләрдә шундый рефлекс сыман әйбер бар: гел телефон экранын сөртеп торалар.
👍9