Сез социаль челтәрләрдә күзәткән кешеләр арасында мондыйлар бармы?
- гел үзенең бәхетле икәнен исбатларга тырыша
- гел үзенең бай икәнен күрсәтә
- гел хәләл җефетен яратуын һәм бу яратуның ике яклы булуын кабатлый
- гел кешене тормышка өйрәтә, киңәшләр бирә
- гел үзенең бәхетле икәнен исбатларга тырыша
- гел үзенең бай икәнен күрсәтә
- гел хәләл җефетен яратуын һәм бу яратуның ике яклы булуын кабатлый
- гел кешене тормышка өйрәтә, киңәшләр бирә
😁18👍1
Бүген иртән Лаешта журналист, 1987 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Петрова (Клюева) Светлана Юрьевна вафат булган. Туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.
🙏9👍1🔥1
Шәһәр татарлары олы кешегә "сез" дип эндәшә, ә авыл татарлары - "син" дип. Ник алай икән?
👍16🤔3
"Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясендә булдымы берәрегез? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
❤1
Казанда итек белән бик йөреп булмый. Асты резин булса гына. Юлга әйбер сибәләр, кибетләрдә аяк асты су. Сездә авылда хәлләр ничeк? Доложите обстановку.
👍10❤6🔥5
Хек балыгын ашаганыгыз бармы? Бик тәмле, әйеме? Әмма аны һәрвакыт башсыз саталар. Чөнки башы... Эзләмәгез интернетта "фото головы рыбы хек" дип. Ну ник эзләдегез инде?
😁12🔥5
Казан ЗАГСы узган атнада туган балаларның исемнәрен барлаган.
Иң популяр исемнәр мондый ди (үзгәртми бирәбез):
Амир, Эмир, Тимур, Роберт, Мухаммад, Макар, Давид, Эмин, Эмиль, Артур.
ДевчОнкалар арасында:
Амалия, Мия, Кира, Мирослава, Милана, Айлин, Камила, Эмилия, Асель, Диана, Ясмина.
Сирәк исемнәр рәтендә:
Малайкалар:
Легендар, Идель, Сайдаш, Филипп, Усман, Елисей, Эрик, Кайнар, Ерофей, Святослав, Гарай, Исмаил, Сулейман.
Кызлaр:
Эйла, Авелина, Инита, Эллария, Афина, Варвара, Николь, Лина, Хаят, Кайла, Дея, Зейнап.
Ә сезнең исемегез ничек әле? Үз исемегез сезгә ошыймы? Үзегезгә ярап торамы?
Төкле аягың белән, Легендар!

❤18😢8👍5🔥2
Казанда концертлар шул хәтле күп, хет көн саен йөр! Ничек йөреп бетерәсез?
😁14
Бер танышым әйтә минекеләр (өйдәгеләр) теләсә нинди сөт эчми ди. Фәлән фирманыкын гына эчә ди. Сөтләр шулай аеырыла чтоли алар? Минем өчен сөт сөт инде. Ну 2,5 һәм 3,2 % була, ок. Күзеңне йомып, сөт эчеп карап, менә монысы бу фирманыкы, монысы теге фирманыкы дип аера алырлык нечкә зәвыклы эстетлар бармы арагызда?
😁30👍5❤1
Forwarded from Марат Ахметов
Казан дәүләт мәдәният институтында халык-сәнгать мәдәнияте һәм музыкаль башкару буенча эксперт берләшмәсе катнашында түгәрәк өстәл форматында сөйләшү булды. Соңыннан концерт залында "Гармунтуй" - "Уйнагыз, гармуннар!" телевизион тапшыруының йомгаклау гала-концерты узды! "Россия-1" телеканалында эфирга чыгучы әлеге тапшыру Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла!
Ел ярым вакыт аралыгында иң халыкчан тапшыруның иҗат төркеме республиканың 11 районында булып өлгерде. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче 324 үзешчән гармунчының тарихлары белән таныштырды.
Әлеге күркәм телевизион проект дәвамлы булсын!

❤14👍6