Бүген басма матбугатка, ягъни газета-журналларга ташлама белән язылуның соңгы көне. Иртәгә уже кыйммәтрәк булачак. Интернетка гына алданып утырмагыз, кәгазьдәге контентны да укыштыргалаштырыгыз. Дәүләтине дә, хосусыйны да. Нинди басмаларга языла идегез моңарчы?
👍15❤4
Казанда аягөсте кереп төшке аш ашап чыга торган бер кафеда бизнес-ланч әле кайчан гына 350 сум иде, аннары 500 булды. Бүген 570 дип торалар. Ничә процент әле анда безнең рәсми инфляция?
❤8🤔4
Зур эшкә тотынганда бухгалтерия һәм аналитик отдел исәпләүләренә караганда әти-әни догасы көчлерәк.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍23❤5
Бүген Алексеевск районы Саконы авылы янында «Нива» автомобиле Камага бозга чыккан. 44 яшьлек хуҗасы үзенең машинасының тәгәрмәчләрен алыштырып, болотоход ясаган. Бүген максаты шуны боз өстендә тикшереп, сынап карау булган.
Әмма «болотоход» беренче чыныгуны уза алмый, зур тәгәрмәчләре астында боз ярыла. Хәвеф-хәтәр урынына «Хивус-6» мендәрле көймәсе белән коткаручылар килеп җитә. Бу хәл ярдан 250 метр ераклыкта булган.
«Матбугат.ру»га билгеле булганча, машина йөртүче башыннан аягына кадәр суга чыланган ди, әмма исән-сау. Ирләрегезгә әйтегез. Йөрмәсеннәр! Хотя алар барыбер сезнең сүзне тыңламый инде.

😁24👍8❤1
Сез социаль челтәрләрдә күзәткән кешеләр арасында мондыйлар бармы?
- гел үзенең бәхетле икәнен исбатларга тырыша
- гел үзенең бай икәнен күрсәтә
- гел хәләл җефетен яратуын һәм бу яратуның ике яклы булуын кабатлый
- гел кешене тормышка өйрәтә, киңәшләр бирә
- гел үзенең бәхетле икәнен исбатларга тырыша
- гел үзенең бай икәнен күрсәтә
- гел хәләл җефетен яратуын һәм бу яратуның ике яклы булуын кабатлый
- гел кешене тормышка өйрәтә, киңәшләр бирә
😁18👍1
Бүген иртән Лаешта журналист, 1987 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Петрова (Клюева) Светлана Юрьевна вафат булган. Туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.
🙏9👍1🔥1
Шәһәр татарлары олы кешегә "сез" дип эндәшә, ә авыл татарлары - "син" дип. Ник алай икән?
👍16🤔3
"Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясендә булдымы берәрегез? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
❤1
Казанда итек белән бик йөреп булмый. Асты резин булса гына. Юлга әйбер сибәләр, кибетләрдә аяк асты су. Сездә авылда хәлләр ничeк? Доложите обстановку.
👍10❤6🔥5
Хек балыгын ашаганыгыз бармы? Бик тәмле, әйеме? Әмма аны һәрвакыт башсыз саталар. Чөнки башы... Эзләмәгез интернетта "фото головы рыбы хек" дип. Ну ник эзләдегез инде?
😁12🔥5
Казан ЗАГСы узган атнада туган балаларның исемнәрен барлаган.
Иң популяр исемнәр мондый ди (үзгәртми бирәбез):
Амир, Эмир, Тимур, Роберт, Мухаммад, Макар, Давид, Эмин, Эмиль, Артур.
ДевчОнкалар арасында:
Амалия, Мия, Кира, Мирослава, Милана, Айлин, Камила, Эмилия, Асель, Диана, Ясмина.
Сирәк исемнәр рәтендә:
Малайкалар:
Легендар, Идель, Сайдаш, Филипп, Усман, Елисей, Эрик, Кайнар, Ерофей, Святослав, Гарай, Исмаил, Сулейман.
Кызлaр:
Эйла, Авелина, Инита, Эллария, Афина, Варвара, Николь, Лина, Хаят, Кайла, Дея, Зейнап.
Ә сезнең исемегез ничек әле? Үз исемегез сезгә ошыймы? Үзегезгә ярап торамы?
Төкле аягың белән, Легендар!

❤18😢8👍5🔥2