Матбугат.ру
4.4K subscribers
8.79K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Ә руска татардан кергән нинди сүзләрне беләсез? Атика-аника һәм даватика-даваникадан башлап...
Шундый хәлләр
19👍9
Кайсы русча, кайсы татарча димәктән. Минем бер танышым авылда туып үскән. Ел саен авыл мәктәбендә 1 сентябрь линейкасында "Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә" дип җырлаганнар. Еллар уза. Бу танышым Казанга укырга керә. 1 сентябрь көнне институтка барганда бер мәктәп яныннан уза. Колагына "Учат в школе, учат в школе, учат в школе" дигән сүзләр керә моның. Һәм танышым шок кичерә. Татар җырын русчага тәрҗемә иткәннәр бит!
👍14😁145
Азык-төлек кибете рекламасында директор хатын: "Мы так любим Новый год!" - диде.
9😁1
7 сыйныф дәреслеге дип җибәрде укучыбыз
🤔29👍5😁4
Мин компютерда русча текст җыйганда нечкәлек билгесе куеп тормыйм, чөнки барыбер "җ" китә.
😁20👍54🔥1🤔1
Бер фермер белән сөйләшеп утырдым. Авыл кешесе үз авылдашына ялланып эшләргә кимсенә ди. Шул ук хезмәт хакына күрше авылга барып эшли ди. Ә күрше авылныкылар монда килеп эшлиләр, чөнки андагы авылдашларына ялланып эшләргә кимсенәләр. Менә шундый круговорот. 🤷‍♂️

Сездә алай түгелдер бит?
🤔154👍4
Исхак-Хан күренми
😁133
Бүген басма матбугатка, ягъни газета-журналларга ташлама белән язылуның соңгы көне. Иртәгә уже кыйммәтрәк булачак. Интернетка гына алданып утырмагыз, кәгазьдәге контентны да укыштыргалаштырыгыз. Дәүләтине дә, хосусыйны да. Нинди басмаларга языла идегез моңарчы?
👍154
Казанда аягөсте кереп төшке аш ашап чыга торган бер кафеда бизнес-ланч әле кайчан гына 350 сум иде, аннары 500 булды. Бүген 570 дип торалар. Ничә процент әле анда безнең рәсми инфляция?
8🤔4
Котлыйбыз)
12👍10🔥1
Пятница 13ое бүген.
Җомга мөбарәк булсын!
👍18🔥6
Зур эшкә тотынганда бухгалтерия һәм аналитик отдел исәпләүләренә караганда әти-әни догасы көчлерәк.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍235
Казанны Яңа елга бизиләр
10👍4
Бүген Алексеевск районы Саконы авылы янында «Нива» автомобиле Камага бозга чыккан. 44 яшьлек хуҗасы үзенең машинасының тәгәрмәчләрен алыштырып, болотоход ясаган. Бүген максаты шуны боз өстендә тикшереп, сынап карау булган.

Әмма «болотоход» беренче чыныгуны уза алмый, зур тәгәрмәчләре астында боз ярыла. Хәвеф-хәтәр урынына «Хивус-6» мендәрле көймәсе белән коткаручылар килеп җитә. Бу хәл ярдан 250 метр ераклыкта булган.

«Матбугат.ру»га билгеле булганча, машина йөртүче башыннан аягына кадәр суга чыланган ди, әмма исән-сау. Ирләрегезгә әйтегез. Йөрмәсеннәр! Хотя алар барыбер сезнең сүзне тыңламый инде.
😁24👍81
Сез социаль челтәрләрдә күзәткән кешеләр арасында мондыйлар бармы?

- гел үзенең бәхетле икәнен исбатларга тырыша

- гел үзенең бай икәнен күрсәтә

- гел хәләл җефетен яратуын һәм бу яратуның ике яклы булуын кабатлый

- гел кешене тормышка өйрәтә, киңәшләр бирә
😁18👍1