Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.79K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Беренче кар яугач "димәк бер айдан кар ятачак" дигән кешеләр, сез кайдa?
😁282👍1
Минем шундый сәләтем бар, ике кеше селфи төшкәндә, кем инициативасы белән төшерелгәнен күрәм
😁20👍2🔥2
Өченче көнне автомойкада 3 сәгатькә калдырып, машинаны 1700 сумга юдырдым. Бүген менә шундый хәл.
🤔6😁2
Кайбер рус сүзләре татар сөйләменә аеруча матур кереп китте, әйеме? Әйтик:
- зрә
- гупчим
- вапше
- ишшудагын
- ничава
- ущти
- щистый надоел

Тагын ниндиләр бар әле?
🔥31😁9👍6👎1
Ә руска татардан кергән нинди сүзләрне беләсез? Атика-аника һәм даватика-даваникадан башлап...
Шундый хәлләр
19👍9
Кайсы русча, кайсы татарча димәктән. Минем бер танышым авылда туып үскән. Ел саен авыл мәктәбендә 1 сентябрь линейкасында "Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә" дип җырлаганнар. Еллар уза. Бу танышым Казанга укырга керә. 1 сентябрь көнне институтка барганда бер мәктәп яныннан уза. Колагына "Учат в школе, учат в школе, учат в школе" дигән сүзләр керә моның. Һәм танышым шок кичерә. Татар җырын русчага тәрҗемә иткәннәр бит!
👍14😁145
Азык-төлек кибете рекламасында директор хатын: "Мы так любим Новый год!" - диде.
9😁1
7 сыйныф дәреслеге дип җибәрде укучыбыз
🤔29👍5😁4
Мин компютерда русча текст җыйганда нечкәлек билгесе куеп тормыйм, чөнки барыбер "җ" китә.
😁20👍54🔥1🤔1
Бер фермер белән сөйләшеп утырдым. Авыл кешесе үз авылдашына ялланып эшләргә кимсенә ди. Шул ук хезмәт хакына күрше авылга барып эшли ди. Ә күрше авылныкылар монда килеп эшлиләр, чөнки андагы авылдашларына ялланып эшләргә кимсенәләр. Менә шундый круговорот. 🤷‍♂️

Сездә алай түгелдер бит?
🤔154👍4
Исхак-Хан күренми
😁133
Бүген басма матбугатка, ягъни газета-журналларга ташлама белән язылуның соңгы көне. Иртәгә уже кыйммәтрәк булачак. Интернетка гына алданып утырмагыз, кәгазьдәге контентны да укыштыргалаштырыгыз. Дәүләтине дә, хосусыйны да. Нинди басмаларга языла идегез моңарчы?
👍154
Казанда аягөсте кереп төшке аш ашап чыга торган бер кафеда бизнес-ланч әле кайчан гына 350 сум иде, аннары 500 булды. Бүген 570 дип торалар. Ничә процент әле анда безнең рәсми инфляция?
8🤔4
Котлыйбыз)
12👍10🔥1
Пятница 13ое бүген.
Җомга мөбарәк булсын!
👍18🔥6
Зур эшкә тотынганда бухгалтерия һәм аналитик отдел исәпләүләренә караганда әти-әни догасы көчлерәк.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍235