Матбугат.ру
4.4K subscribers
8.8K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Ни генә юк дөньяда
🤔15👎2😢1
Ялларда Татарстанда 18 градус суык фаразлыйлар. Җон носки бәйләүче юкмы арагызда?
Руслан Кираметдиновны "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр. Зәйнәб Фәрхетдиновага Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең "Әл-Фәхр" мактау орденын тапшырганнар. Оптом котлыйбыз.
😁6👍1
Нәрсә ул Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллек? Әйтик, сезгә кинәт бер проблема килде ди. Беренче эш итеп нәрсә эшлисез? Аллаһтан хәерлесен сорап, ике рәкәгать намаз укыйсызмы? Әллә акчалы, связьлары булган танышыгызга шалтыратасызмы?

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
24👍10
Бер танышым әйтә, хәзер яшьләр өчен булган бөтен тренинглар эгоцентризмга өйрәтә ди. Син иң яхшы, син иң матур, үзеңне ярат, йөрәгеңне тыңла, син беркемгә дә берни тиеш түгел, бөтен дөнья синең тирәли әйләнә... Нүжәли шулай?
🤔7👍4
Нигә быел кар яумый?, - дип
Бүген миңа хат язганнар.
- Кыш бит инде, көннәр җылы,
Төн караңгы, эх, заманнар!

Мин әүлия түгел сезгә,
Пәйгамбәр дә, фәрештә дә,
Күкләр белән элемтәм юк,
Кысылалмыйм бер эшкә дә...

Кыш бабайны сүгәсезме,
Карны көтеп түзәсезме,
Гөнаһыгыз бәлки күптер,
Сез үзегез сизәсезме?

Җәй буена яңгыр иште,
Болыт-болыт җиргә төште,
Әллә шунда, әллә кемнәр
Күк гөмбәзен үтә тиште.

Кар яумыйдыр күк читендә,
Бер-бер хәлдер, бардыр тәэсир,
Ачуланып шушы хәлгә,
Яудырмыйдыр карны Тәкъсир.

Кар яумый шул, вакыт җитәр,
Бар дөньяны аклык каплар
Кар юрганга төреп алып
Җиребезне Аллаһ саклар.

Исем китми кар юк, диеп
Бу уфтанган зарыгызга
Мин телимен тыныч тормыш,
Сәламәтлек барыбызга.

Мирһади Разов
👍429🔥4
Нишлисез?
Нишләп чебурекми икән? Чебурексен!
😁35🔥3👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Булмаган карны көтеп ятып булмас, үзеңә ясарга кирәк
😁18👍6
Беренче кар яугач "димәк бер айдан кар ятачак" дигән кешеләр, сез кайдa?
😁282👍1
Минем шундый сәләтем бар, ике кеше селфи төшкәндә, кем инициативасы белән төшерелгәнен күрәм
😁20👍2🔥2
Өченче көнне автомойкада 3 сәгатькә калдырып, машинаны 1700 сумга юдырдым. Бүген менә шундый хәл.
🤔6😁2
Кайбер рус сүзләре татар сөйләменә аеруча матур кереп китте, әйеме? Әйтик:
- зрә
- гупчим
- вапше
- ишшудагын
- ничава
- ущти
- щистый надоел

Тагын ниндиләр бар әле?
🔥31😁9👍6👎1
Ә руска татардан кергән нинди сүзләрне беләсез? Атика-аника һәм даватика-даваникадан башлап...
Шундый хәлләр
19👍9
Кайсы русча, кайсы татарча димәктән. Минем бер танышым авылда туып үскән. Ел саен авыл мәктәбендә 1 сентябрь линейкасында "Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә" дип җырлаганнар. Еллар уза. Бу танышым Казанга укырга керә. 1 сентябрь көнне институтка барганда бер мәктәп яныннан уза. Колагына "Учат в школе, учат в школе, учат в школе" дигән сүзләр керә моның. Һәм танышым шок кичерә. Татар җырын русчага тәрҗемә иткәннәр бит!
👍14😁145