🕌Ислам дине турында бик файдалы канал. Татар телендә вәгазь һәм нәсыйхәтләр, тәфсир дәресләре.📚
Язылып кую өчен ссылка 👇👇👇
https://t.me/mechet_eniler
Язылып кую өчен ссылка 👇👇👇
https://t.me/mechet_eniler
Telegram
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
МАХ: https://max.ru/mechet_eniler
🌙Җомга вәгазьләре, 📚Тәфсир дәресләре.
Админ: https://t.me/karimov_marsel
🌙Җомга вәгазьләре, 📚Тәфсир дәресләре.
Админ: https://t.me/karimov_marsel
👍4🔥2😁1🙏1
Сезнең шундый танышыгыз бармы, интернетта кызыклы дип тапкан бөтен нәрсәне сезгә җибәреп бара.
😁31👍5
Икенче тапкыр әни булды дип язабыз еш кына. Башкалар да шулай яза. Бер уйласаң, дөрес түгел бит инде бу? Бер генә тапкыр әни булып була) Сез ничек уйлыйсыз?)
😁11🤔9👍4
Элек балалар һәм яшүсмерләр арасында вейп һәм электрон сигареталар күренә иде. Хәзер яңа мода чыккан - энергетический ингалятор иснәп йөриләр. Имеш, борын юлларын ача, башны эшләтеп җибәрә. Чынлыкта аның эчендә нәрсә икәнен берәү дә белми. Аларны даруханәдә сатмыйлар, маркетплейсларда гына саталар. Бик шикле әйбер. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән сөйләшегез әле, бу гаджет белән мавыкмасыннар.
👍17😢12❤1
Бер танышым әйтә, кояшсыз көннәр бик авыр ди, минем организмга кояш кирәк ди. Ә шул ук яшьтәге башка бер танышым миңа кояш әллә бар, әллә юк ди. Организмнар шул кадәр төрле чтоли ул? Сездә бармы кояшозависимость?
👍20🔥8😁2
Ялларда Татарстанда 18 градус суык фаразлыйлар. Җон носки бәйләүче юкмы арагызда?
Руслан Кираметдиновны "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр. Зәйнәб Фәрхетдиновага Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең "Әл-Фәхр" мактау орденын тапшырганнар. Оптом котлыйбыз.
😁6👍1
Нәрсә ул Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллек? Әйтик, сезгә кинәт бер проблема килде ди. Беренче эш итеп нәрсә эшлисез? Аллаһтан хәерлесен сорап, ике рәкәгать намаз укыйсызмы? Әллә акчалы, связьлары булган танышыгызга шалтыратасызмы?
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
❤24👍10
Бер танышым әйтә, хәзер яшьләр өчен булган бөтен тренинглар эгоцентризмга өйрәтә ди. Син иң яхшы, син иң матур, үзеңне ярат, йөрәгеңне тыңла, син беркемгә дә берни тиеш түгел, бөтен дөнья синең тирәли әйләнә... Нүжәли шулай?
🤔7👍4
Нигә быел кар яумый?, - дип
Бүген миңа хат язганнар.
- Кыш бит инде, көннәр җылы,
Төн караңгы, эх, заманнар!
Мин әүлия түгел сезгә,
Пәйгамбәр дә, фәрештә дә,
Күкләр белән элемтәм юк,
Кысылалмыйм бер эшкә дә...
Кыш бабайны сүгәсезме,
Карны көтеп түзәсезме,
Гөнаһыгыз бәлки күптер,
Сез үзегез сизәсезме?
Җәй буена яңгыр иште,
Болыт-болыт җиргә төште,
Әллә шунда, әллә кемнәр
Күк гөмбәзен үтә тиште.
Кар яумыйдыр күк читендә,
Бер-бер хәлдер, бардыр тәэсир,
Ачуланып шушы хәлгә,
Яудырмыйдыр карны Тәкъсир.
Кар яумый шул, вакыт җитәр,
Бар дөньяны аклык каплар
Кар юрганга төреп алып
Җиребезне Аллаһ саклар.
Исем китми кар юк, диеп
Бу уфтанган зарыгызга
Мин телимен тыныч тормыш,
Сәламәтлек барыбызга.
Мирһади Разов
Бүген миңа хат язганнар.
- Кыш бит инде, көннәр җылы,
Төн караңгы, эх, заманнар!
Мин әүлия түгел сезгә,
Пәйгамбәр дә, фәрештә дә,
Күкләр белән элемтәм юк,
Кысылалмыйм бер эшкә дә...
Кыш бабайны сүгәсезме,
Карны көтеп түзәсезме,
Гөнаһыгыз бәлки күптер,
Сез үзегез сизәсезме?
Җәй буена яңгыр иште,
Болыт-болыт җиргә төште,
Әллә шунда, әллә кемнәр
Күк гөмбәзен үтә тиште.
Кар яумыйдыр күк читендә,
Бер-бер хәлдер, бардыр тәэсир,
Ачуланып шушы хәлгә,
Яудырмыйдыр карны Тәкъсир.
Кар яумый шул, вакыт җитәр,
Бар дөньяны аклык каплар
Кар юрганга төреп алып
Җиребезне Аллаһ саклар.
Исем китми кар юк, диеп
Бу уфтанган зарыгызга
Мин телимен тыныч тормыш,
Сәламәтлек барыбызга.
Мирһади Разов
👍42❤9🔥4