Бүген Балык Бистәсе районында Саескан Тавы тирәсендә Чулманнан МЧС хезмәткәрләре 6 балыкчыны коткарган. Боз кисәге ярылып, йөзеп киткән. Аның калынлыгы нибары 6 см булган. Ужас бит бу! Балык дип инде...
😢13👍8🤔5
Сизгәнегез бармы? Хатын-кыз ир-ат кибетендә эшли башласа (автозапчасти, балыкчылар кибете, сантехника) үзе дә ир-атлар сыманрак сөйләшә башлый, походкасы да үзгәрә.
😁21🤔14👍3
Кайвакыт берәр оешмада тирләп-пешеп бланк тутырасың да, шуны тиешле кешегә тапшырасың, ә ул синең белән дорфа гына сөйләшә. Хикмәтнең нидә икәнен соңыннан гына беләсең: күрше бүлмәдә бланкны 300 сумга тутырып бирәләр икән. Шулай итсәң, синең белән елмаеп кына сөйләшәчәкләр. Сезнең шулай булганы бармы?
😁38👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Казанның Чуйков урамында аяныч авария була. Юлга йөгереп чыккан 7 яшьлек малайны Haval автомобиле бәрдергән. Рульдә 23 яшьлек егет.
Татарстан дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматларына караганда, малай светофорның тиешсез утына чыккан. Баланы ДРКБга озаталар. Әмма ул анда аңына да килмичә вафат була.
Юлларда сак булыгыз! Балаларыгызны һәм оныкларыгызны да сак булырга өйрәтегез!
Татарстан дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматларына караганда, малай светофорның тиешсез утына чыккан. Баланы ДРКБга озаталар. Әмма ул анда аңына да килмичә вафат була.
Юлларда сак булыгыз! Балаларыгызны һәм оныкларыгызны да сак булырга өйрәтегез!
😢30👍4
🕌Ислам дине турында бик файдалы канал. Татар телендә вәгазь һәм нәсыйхәтләр, тәфсир дәресләре.📚
Язылып кую өчен ссылка 👇👇👇
https://t.me/mechet_eniler
Язылып кую өчен ссылка 👇👇👇
https://t.me/mechet_eniler
Telegram
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
МАХ: https://max.ru/mechet_eniler
🌙Җомга вәгазьләре, 📚Тәфсир дәресләре.
Админ: https://t.me/karimov_marsel
🌙Җомга вәгазьләре, 📚Тәфсир дәресләре.
Админ: https://t.me/karimov_marsel
👍4🔥2😁1🙏1