Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
ИлСАФтан өр-яңа клип премьерасы! “Туган нигез”. Караганда туган авылыгызга кайткан кебек булыгыз.
Сүз уңаеннан, 8 гыйнвар көнне Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты ИлСАФ күптән көтелгән өр-яңа концертын тәкъдим итәчәк. “Рәхмәт тоеп яшик” дип атала ул. Танылган җырлар белән беррәттән өр-яңа хитлар да булачак. Татарстанның атказанган артисты Рәкыйп Шәфигуллин җитәкчелегендә музыкантлар төркеме чыгышы көтелә. Үзенең искиткеч мәгънәле, матур шигырьләре белән Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да булачак. Рәхим итегез! 6+

❤23👍6👎1
Казанда бик кинематографичный томан. Берәрегезнең клип яки кино төшерәсе юкмы?
😁19👍4
Әгәр мин "беркөнне" дип сөйләшәм икән ул 5 ел элек тә, 10 элек тә булырга мөмкин. Сез дә шулаймы ул?
👍16😁5
Интернет тавыш бирүләр туйдырды. Улым өчен, кызым өчен, дустымның улы өчен, дустымның кызы өчен, мәктәп өчен, район өчен, фәлән өчен, төгән өчен. Бу бәйгеләрдә лаеклылар җиңми, кем күбрәк спам тарата - шул җиңә.
👍54😁10
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә әдәбиятны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Галиуллин Рөстәм Госман улына “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
👍50❤9
РОБАГЫЙ
(Бераз Туфан Миңнуллинчарак)
Нәрсә әйтим, өермә күк, яшьлек узды,
Кем әйтмешли, туйда кигән кием тузды...
Тик алай да махы бирмәс төсле идек –
Картлык-явыз, беркөн килеп, эшне бозды.
Ләбиб ЛЕРОН.
(Бераз Туфан Миңнуллинчарак)
Нәрсә әйтим, өермә күк, яшьлек узды,
Кем әйтмешли, туйда кигән кием тузды...
Тик алай да махы бирмәс төсле идек –
Картлык-явыз, беркөн килеп, эшне бозды.
Ләбиб ЛЕРОН.
🔥52👍23
Бүген Балык Бистәсе районында Саескан Тавы тирәсендә Чулманнан МЧС хезмәткәрләре 6 балыкчыны коткарган. Боз кисәге ярылып, йөзеп киткән. Аның калынлыгы нибары 6 см булган. Ужас бит бу! Балык дип инде...
😢13👍8🤔5