Халык сынамышы. Әгәр дә каргалар иртән арт саннары белән алга карап оча икән, димәк, җил бик көчле.
Бүген аеруча сак булыгыз. Агач асларыннан, реклама щитлары яныннан узганда уяу булыгыз.
Бүген аеруча сак булыгыз. Агач асларыннан, реклама щитлары яныннан узганда уяу булыгыз.
👍20❤1
Хәзер теге бөтен кеше куллана торган мессенджерда аудио хәбәрләрне тиз генә текстка әйләндереп була. "Транскрибировать" дип басасы. Белми калмагыз. Но как всегда бер но бар. Татарчаны аңламый. Күршегезгә русчалатып берәр аудио яздырып җибәреп, тикшереп карагыз әле.
😁14👍5
Төркия отеленә урнашканда безнең туристлар инглизчә сөйләшергә тырыша. Әмма ресепшндагы егетләр, үч иткәндәй, русча белә булып чыга 🤷♀
А В Ы Л Ы М А
К А Й Т А С Ы М
К И Л Ә
Бүген әнкәй керде төшемә,
Бала чагым төште исемә.
Әнкәй төшкә керми бер тәккә,
Кайтмый калган икән бер бәбкә.
Карашында уйлар сагышлы...
Әрәмәдә бәбкә тавышы...
Нидер килә миңа әйтәсе,
Авылыма килә кайтасым...
Инеш аша әнкәй кул изи,
Үзе һаман офыкны күзли.
Йөрәгенең кайсы төшеннән
Авыр уйлар юлга ишелгән.
Кайтуымны көтеп арыган,
Инеш аша басма салынган.
Бәгыренең беләм ярсуын,
Еллар аша йөгереп кайтуым.
— Туган нигез синсез җирсидер,
Ялгыз тору авыр дисеңдер.
Догаң, рухың сеңгән ул өйгә,
Авылыма кайтасым килә!..
Журналист
Ирек НИГЪМӘТИ
К А Й Т А С Ы М
К И Л Ә
Бүген әнкәй керде төшемә,
Бала чагым төште исемә.
Әнкәй төшкә керми бер тәккә,
Кайтмый калган икән бер бәбкә.
Карашында уйлар сагышлы...
Әрәмәдә бәбкә тавышы...
Нидер килә миңа әйтәсе,
Авылыма килә кайтасым...
Инеш аша әнкәй кул изи,
Үзе һаман офыкны күзли.
Йөрәгенең кайсы төшеннән
Авыр уйлар юлга ишелгән.
Кайтуымны көтеп арыган,
Инеш аша басма салынган.
Бәгыренең беләм ярсуын,
Еллар аша йөгереп кайтуым.
— Туган нигез синсез җирсидер,
Ялгыз тору авыр дисеңдер.
Догаң, рухың сеңгән ул өйгә,
Авылыма кайтасым килә!..
Журналист
Ирек НИГЪМӘТИ
👍33❤16
Кайвакыт җитәкче кеше эшне 2-3 вариантта эшләргә куша, сайлап алыр өчен. Өчесен дә тырышып эшләмәгез тагын. Беренчесен генә тырышып эшләгез. Шулай итсәгез, вакытыгыз да янга калыр. 2 һәм 3 вариант янында 1 вариант та уңышлырак булып күренер. ☝️
🔥17👍6❤1
Бездә Казанда кызлар искә төшкән саен латте һәм капучино эчә. Сездә авылда кызлар ничек яши ул латте һәм капучиносыз?
❤1
Әле алай гынамы. «Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз дә кияүгә чыккан. Чын күңелдән котлыйбыз!
Бәйрәм фотоларыннан торган видеотезмәне менә моннан карагыз: https://matbugat.ru/news/?id=45818
Бәйрәм фотоларыннан торган видеотезмәне менә моннан карагыз: https://matbugat.ru/news/?id=45818
matbugat.ru
Дилбәр Фәиз: «Никах таныклыгы бирелде, матур итеп яшисе генә кала» (ВИДЕО) | Матбугат.ру
«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз кияүгә чыккан. Айдар һәм Дилбәр бәйрәм мәҗлесен Казанның «Нур» мәчетендә уздырганнар. Яңа туган гаиләне чын күңелдән котлыйбыз!
❤5👍4
Forwarded from Мәдәни җомга х Безнең мирас
Җырчы Руслан Кирамутдиновның Казанда узачак концертына ике билет уйнатабыз 🔥
Конкурс “Мәдәни җомга” газетасының “Вконтакте” төркемендә бара 🤗
https://vk.com/wall-172769170_13692
Конкурс “Мәдәни җомга” газетасының “Вконтакте” төркемендә бара 🤗
https://vk.com/wall-172769170_13692
❤13👍5
Казанда хезмәт хакы 21%ка арткан ди. Сезнеке алай гына булмаган, күбрәк арткандыр бит инде?
😁25