Бер танышым әйтә. Авылда чәчне бер атна да юмасаң була ди. Ә шәһәрдә көн саен юарга кирәк ди. Завод төтеннәрен, машина выхлопнойларын чәчләр губка сыман сеңдерә ди. Нүжәли шулай?
Җюсаң җю, җюмасаң җюма
😁15👍7🔥1
Укучыбыз "баргачтын", "кайткачтын", "күргәчтен" сүзләрен ташларга чакыра. Тагын урын бармы әле анда? Бу сүзләрне дә тагып җибәрмәкче идек: "барадырые", "кайтадырые", "күрәдерие"...
❤21😁1
Аңлашылды. Бөтен телевидение алып баручыларын да үлеп яратасыз икән. Болай булгач, 7 майны көтеп булмас инде, алданрак сорыйк. Ә радио алып баручылардан кемнәрне яратасыз?
Халык сынамышы. Әгәр дә каргалар иртән арт саннары белән алга карап оча икән, димәк, җил бик көчле.
Бүген аеруча сак булыгыз. Агач асларыннан, реклама щитлары яныннан узганда уяу булыгыз.
Бүген аеруча сак булыгыз. Агач асларыннан, реклама щитлары яныннан узганда уяу булыгыз.
👍20❤1
Хәзер теге бөтен кеше куллана торган мессенджерда аудио хәбәрләрне тиз генә текстка әйләндереп була. "Транскрибировать" дип басасы. Белми калмагыз. Но как всегда бер но бар. Татарчаны аңламый. Күршегезгә русчалатып берәр аудио яздырып җибәреп, тикшереп карагыз әле.
😁14👍5
Төркия отеленә урнашканда безнең туристлар инглизчә сөйләшергә тырыша. Әмма ресепшндагы егетләр, үч иткәндәй, русча белә булып чыга 🤷♀
А В Ы Л Ы М А
К А Й Т А С Ы М
К И Л Ә
Бүген әнкәй керде төшемә,
Бала чагым төште исемә.
Әнкәй төшкә керми бер тәккә,
Кайтмый калган икән бер бәбкә.
Карашында уйлар сагышлы...
Әрәмәдә бәбкә тавышы...
Нидер килә миңа әйтәсе,
Авылыма килә кайтасым...
Инеш аша әнкәй кул изи,
Үзе һаман офыкны күзли.
Йөрәгенең кайсы төшеннән
Авыр уйлар юлга ишелгән.
Кайтуымны көтеп арыган,
Инеш аша басма салынган.
Бәгыренең беләм ярсуын,
Еллар аша йөгереп кайтуым.
— Туган нигез синсез җирсидер,
Ялгыз тору авыр дисеңдер.
Догаң, рухың сеңгән ул өйгә,
Авылыма кайтасым килә!..
Журналист
Ирек НИГЪМӘТИ
К А Й Т А С Ы М
К И Л Ә
Бүген әнкәй керде төшемә,
Бала чагым төште исемә.
Әнкәй төшкә керми бер тәккә,
Кайтмый калган икән бер бәбкә.
Карашында уйлар сагышлы...
Әрәмәдә бәбкә тавышы...
Нидер килә миңа әйтәсе,
Авылыма килә кайтасым...
Инеш аша әнкәй кул изи,
Үзе һаман офыкны күзли.
Йөрәгенең кайсы төшеннән
Авыр уйлар юлга ишелгән.
Кайтуымны көтеп арыган,
Инеш аша басма салынган.
Бәгыренең беләм ярсуын,
Еллар аша йөгереп кайтуым.
— Туган нигез синсез җирсидер,
Ялгыз тору авыр дисеңдер.
Догаң, рухың сеңгән ул өйгә,
Авылыма кайтасым килә!..
Журналист
Ирек НИГЪМӘТИ
👍33❤16
Кайвакыт җитәкче кеше эшне 2-3 вариантта эшләргә куша, сайлап алыр өчен. Өчесен дә тырышып эшләмәгез тагын. Беренчесен генә тырышып эшләгез. Шулай итсәгез, вакытыгыз да янга калыр. 2 һәм 3 вариант янында 1 вариант та уңышлырак булып күренер. ☝️
🔥17👍6❤1
Бездә Казанда кызлар искә төшкән саен латте һәм капучино эчә. Сездә авылда кызлар ничек яши ул латте һәм капучиносыз?
❤1