Казанда дәүләт мунчасы яныннан узган идем. Дүрт татар апасы башларына сөлге чорнаганнар да машинага чыгып утырдылар. Берсе рульдә. Сезнең авылда болай итеп йөрү юк инде, ни дисәң дә. Кайсыгыз иде ул, кстати?
😁56❤2🔥1
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Ул сиңа еллар буе өч тиенлек әҗәтен кайтара алмый, ә үзе социаль челтәрләрдә халыкны тормышка өйрәтә.
🤔14👍5
Полиция турындагы һәр кинода, һичшиксез, модель кыяфәтле начальник хатын-кыз булырга тиеш. Аңа бөтен ир-ат офицерлар буйсына. Ә ул алар белән күз карашы белән генә идарә итә.
😁20👍10❤3
Бер танышым әйтә. Авылда чәчне бер атна да юмасаң була ди. Ә шәһәрдә көн саен юарга кирәк ди. Завод төтеннәрен, машина выхлопнойларын чәчләр губка сыман сеңдерә ди. Нүжәли шулай?
Җюсаң җю, җюмасаң җюма
😁15👍7🔥1
Укучыбыз "баргачтын", "кайткачтын", "күргәчтен" сүзләрен ташларга чакыра. Тагын урын бармы әле анда? Бу сүзләрне дә тагып җибәрмәкче идек: "барадырые", "кайтадырые", "күрәдерие"...
❤21😁1
Аңлашылды. Бөтен телевидение алып баручыларын да үлеп яратасыз икән. Болай булгач, 7 майны көтеп булмас инде, алданрак сорыйк. Ә радио алып баручылардан кемнәрне яратасыз?
Халык сынамышы. Әгәр дә каргалар иртән арт саннары белән алга карап оча икән, димәк, җил бик көчле.
Бүген аеруча сак булыгыз. Агач асларыннан, реклама щитлары яныннан узганда уяу булыгыз.
Бүген аеруча сак булыгыз. Агач асларыннан, реклама щитлары яныннан узганда уяу булыгыз.
👍20❤1
Хәзер теге бөтен кеше куллана торган мессенджерда аудио хәбәрләрне тиз генә текстка әйләндереп була. "Транскрибировать" дип басасы. Белми калмагыз. Но как всегда бер но бар. Татарчаны аңламый. Күршегезгә русчалатып берәр аудио яздырып җибәреп, тикшереп карагыз әле.
😁14👍5