Матбугат.ру
4.36K subscribers
8.88K photos
719 videos
1 file
406 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Добрый сүзенең татарчасы юк бугай. Игелекле, яхшы, мәрхәмәтле, йомшак күңелле. Боларның берсе дә добрый түгел. Добрый добрый инде ул. Менә мин добрый.
😁19👍6
"Мин сине беләм ич, кем әле син?" рубрикасы.

Кемнәрне таныдыгыз?
🔥18👍8🤔1
Татарда иң шәп тамада кем ул хәзер? Өйләнешергә йөргән бер яшь пар сорый.
Бу черная пятница дигәннәре кайчан башлана да, кайчан бетә ул, белмисезме? Зур ташлама белән берәр нәрсә эләктереп калырга өлгергәнсездер бит инде?
6🤔2👍1
Хатын-кызларның кызык. Бер фамилия белән яшиләр-яшиләр дә, шылт! Кияүгә чыгалар. Яңа фамилия белән яши башлыйлар. Сез фамилиягезне алыштырганда авыр булдымы? Үз фамилиягез бит әнә нинди матур, ә ирегезнеке әллә нәрсә шунда.
😁39
Бу шикәр шундый шалунишка.
Укучыбыз җибәрде.

Әбиегез шикәр кабып чәй эчә идеме?
😁371
Укучыбыз элгән. Флешка тыга торган җире кайда икәнен тәки аңламадык.
👍213
Казанда дәүләт мунчасы яныннан узган идем. Дүрт татар апасы башларына сөлге чорнаганнар да машинага чыгып утырдылар. Берсе рульдә. Сезнең авылда болай итеп йөрү юк инде, ни дисәң дә. Кайсыгыз иде ул, кстати?
😁562🔥1
Укучыбыз Разиф сорый: сезнең авылдагы инешнең исеме ничек 🤗
🤔10👍5
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Ул сиңа еллар буе өч тиенлек әҗәтен кайтара алмый, ә үзе социаль челтәрләрдә халыкны тормышка өйрәтә.
🤔14👍5
Бер тавыгым бизәкле күкәй салган, дип хәбәр итте укучыбыз.

Безне курста тотыгыз.
😁18
Полиция турындагы һәр кинода, һичшиксез, модель кыяфәтле начальник хатын-кыз булырга тиеш. Аңа бөтен ир-ат офицерлар буйсына. Ә ул алар белән күз карашы белән генә идарә итә.
😁20👍103
Татарча. Рәхәт.
👍30
Бер танышым әйтә. Авылда чәчне бер атна да юмасаң була ди. Ә шәһәрдә көн саен юарга кирәк ди. Завод төтеннәрен, машина выхлопнойларын чәчләр губка сыман сеңдерә ди. Нүжәли шулай?
Җюсаң җю, җюмасаң җюма
😁15👍7🔥1
Бүген Телевидение көне. Кемне яратасыз?
"Татмедиа" ашханәсендә кудрявый суп ашап чыктым
👍8