Динә Закирова, Зөлфәт Зиннуров, Илсур Мортаза, Фәридә Төхвәтуллина, Александр Далматов, Динә Латыйпова, Раушания Миңнуллина, Равил Сабыр, Сөмбел Гаффарова - сез малатсылар, шулай дәвам итегез!
👍18❤1
Киңәш сорап сорау бирсәң
Танышларга, я дуска
-Интерненттан эзлә, диләр
Җаваплары бик кыска.
Смартфонга бага күзләр,
Уянгач та иртәсен
Будильник та, сәгать тә ул,
Тик ялгыша күрмәсен!
Телефонсыз яшәп булмый,
Җитте шундый замана
Дөнья хәлен, ниләр булган,
Барсын шуннан чамала.
Кар яуганмы, әллә яңгыр,
Җылымы көн, салкынмы?
Бер ай алдан беләбез бит,
Шул интернент аркылы.
Язышабыз, котлашабыз,
Чутлашабыз, уйныйбыз
Юк бар өчен талашабыз,
Күрмиләр, дип уйлыйбыз.
Видеодан мактанабыз,
Шатланабыз онлайн
Интернетны шайтани зат,
Уйлап тапкан мөгаен.
Банклар да да интернетта,
Бездән акча сорыйлар
Мошенниклар да тик ятмый,
Җаен табып урлыйлар.
Смартфонын югалтканда,
Кайгы килә кешегә
Чирләп бетә, елый-елый
Мескенләнә, күшегә.
-Бетте барсы, харап булдык,
Җимерелде тормышлар
Беркемгә дә мондый кайгы,
Килмәсен, диләр, дуслар.
Интерненттан барсы белә
Синең ниләр кылганны
Ни ашадың, нәрсә эчтең,
Юлың бүген уңганмы...
Мәхәббәт тә смартфонда,
Танышалар, сөяләр
Саталар да, алалар да,
Шулай җиңел, дияләр.
Аерылмый тәүлек буе,
Интерненттан бар халык
Хәттта сабый балаларны
Булмый аерып алып.
Интернетка бу тормышның
Бөтен гаме тулганмы?
И, кешем, бүген синең
Җаның әллә шундамы?
Мирһади Разов
Танышларга, я дуска
-Интерненттан эзлә, диләр
Җаваплары бик кыска.
Смартфонга бага күзләр,
Уянгач та иртәсен
Будильник та, сәгать тә ул,
Тик ялгыша күрмәсен!
Телефонсыз яшәп булмый,
Җитте шундый замана
Дөнья хәлен, ниләр булган,
Барсын шуннан чамала.
Кар яуганмы, әллә яңгыр,
Җылымы көн, салкынмы?
Бер ай алдан беләбез бит,
Шул интернент аркылы.
Язышабыз, котлашабыз,
Чутлашабыз, уйныйбыз
Юк бар өчен талашабыз,
Күрмиләр, дип уйлыйбыз.
Видеодан мактанабыз,
Шатланабыз онлайн
Интернетны шайтани зат,
Уйлап тапкан мөгаен.
Банклар да да интернетта,
Бездән акча сорыйлар
Мошенниклар да тик ятмый,
Җаен табып урлыйлар.
Смартфонын югалтканда,
Кайгы килә кешегә
Чирләп бетә, елый-елый
Мескенләнә, күшегә.
-Бетте барсы, харап булдык,
Җимерелде тормышлар
Беркемгә дә мондый кайгы,
Килмәсен, диләр, дуслар.
Интерненттан барсы белә
Синең ниләр кылганны
Ни ашадың, нәрсә эчтең,
Юлың бүген уңганмы...
Мәхәббәт тә смартфонда,
Танышалар, сөяләр
Саталар да, алалар да,
Шулай җиңел, дияләр.
Аерылмый тәүлек буе,
Интерненттан бар халык
Хәттта сабый балаларны
Булмый аерып алып.
Интернетка бу тормышның
Бөтен гаме тулганмы?
И, кешем, бүген синең
Җаның әллә шундамы?
Мирһади Разов
👍46❤10
Добрый сүзенең татарчасы юк бугай. Игелекле, яхшы, мәрхәмәтле, йомшак күңелле. Боларның берсе дә добрый түгел. Добрый добрый инде ул. Менә мин добрый.
😁19👍6
Бу черная пятница дигәннәре кайчан башлана да, кайчан бетә ул, белмисезме? Зур ташлама белән берәр нәрсә эләктереп калырга өлгергәнсездер бит инде?
❤6🤔2👍1
Хатын-кызларның кызык. Бер фамилия белән яшиләр-яшиләр дә, шылт! Кияүгә чыгалар. Яңа фамилия белән яши башлыйлар. Сез фамилиягезне алыштырганда авыр булдымы? Үз фамилиягез бит әнә нинди матур, ә ирегезнеке әллә нәрсә шунда.
😁39
Казанда дәүләт мунчасы яныннан узган идем. Дүрт татар апасы башларына сөлге чорнаганнар да машинага чыгып утырдылар. Берсе рульдә. Сезнең авылда болай итеп йөрү юк инде, ни дисәң дә. Кайсыгыз иде ул, кстати?
😁56❤2🔥1
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Ул сиңа еллар буе өч тиенлек әҗәтен кайтара алмый, ә үзе социаль челтәрләрдә халыкны тормышка өйрәтә.
🤔14👍5
Полиция турындагы һәр кинода, һичшиксез, модель кыяфәтле начальник хатын-кыз булырга тиеш. Аңа бөтен ир-ат офицерлар буйсына. Ә ул алар белән күз карашы белән генә идарә итә.
😁20👍10❤3